Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Бүләк»

                                                                                       Бүләк

                                                                                     (Хикәя)

      «Укучылар, Балалар йортына бүләкләр алып килергә онытмагыз! Бу  мөһим!» дигән СМС килеп төште телефоныма… Уф, тагынмы?! Күпме була инде, ә?! Кыш җиттеме, башлана инде… Акция. «Ятимнәр өчен Яңа ел», имеш. «Сезнең ярдәм безнең өчен мөһим! Булышыгыз! Читтә калмагыз!» имеш…

       …Уфф…Буш сүзләр бит болар! Көләсе килә… Әле тагын: «Булышсагыз иде!» – дип үтенгән булалар. Ә укытучылар алай әдәп саклап тормыйлар, «Алып киләсез! Бетте! Бу мәсьәлә чишелде!» – дияләр дә теманы ябалар. Аннары, өйнең астын өскә китереп, бүләк эзләргә туры килә. Бүләк дигәнем… үземә кирәкмәгән әйбер инде. Ярамаган тагын аларга. Туган көнемә бүләк ителгән, үземә ошамый торган киемнәр, китаплар, блокнотлар… Эзли торгач табыла инде…

       Кем соң син, дисезме?

       Таныш булыйк соң: мин – Алсу. Гап-гади, нормаль, типик кыз мин. Башкалардан берни белән дә аерылмыйм төсле. Шундый ук ике күзле, ике колаклы, бер борынлы, әмма авыр характерлы. Авыр да түгел инде. Шулай дигән генә булалар. Әйтсеннәр, миңа барыбер. Алар просто миннән көнләшәләр, чөнки мин һәрвакыт үз дигәнемә ирешәм. Ультиматум беләнме, янау беләнме – мөһим түгел. И вот они завидуют…

      «Кемгә охшап шундый син? Алай вөҗдансыз булмыйлар инде! Алсу, азрак кылан», – дигән булалар. Һе, шулай дигән генә булалар, ә үзләре миннән дә хуже.

       Бәләкәй чагымда да: «Өйнең астын өскә китерәсең. Мультиктагы Маша кебек син. Бөтен кешене куркытып, контрольләп торасың. Алай ярамый бит. Син кечкенә, әлегә сине җитди кабул итмиләр, әмма үсә төшкәч, үзеңә авыр булыр», – дияләр иде.

       Үстем, инде унөч яшем тулды менә. Әмма үзгәрмәдем. Шундый ук булып калдым, чөнки миңа болай да рәхәт. Артыгын сорамыйлар, миннән куркып торалар… Дусларым да җитәрлек… Әйе, әти-әни белән генә кайчак ачуланышабыз. Тик алай гына булгалый инде…

       Менә шундый инде мин, дуслар әйтмешли, «вредный». Әмма кайчан да булса үзгәрермен, «проблемный» булудан туктармын дип, һич тә уйламаган идем…

        …Унөче. Дүшәмбе. Яратмыйм бу көнне! Авыр, йокы килә. «Понедельник – день тяжелый» дип, юкка гына әйтмиләрдер, мөгаен. Дәресләрен дә әйтер идем…иң авыр фәннәрне әллә юри шул көнгә куйганнар инде?!. Шулай да үземне кулга алдым. Ничек кенә барасым килмәсә дә, мәктәпкә барырга туры килде.

        …Уф! Көн ярыйсы гына үтте кебек шикеллле…сыман…тоела… Эх, тоелган гына икән шул!!..

       Моңа кадәр, дусларым белән мәктәптән кайтканда, бик күңелле була торган иде, чөнки алар һәрчак минем кәефне күтәрергә әзер. Сөйләшер темалар да күп: фильм дисеңме, башкасымы – уртак тема һәрчак табыла. Ләкин бүген Алинә (ул мине яратып бетерми): «Беләсезме, ә Алсу – асрамага алынган ятимә кыз. Миңа әни әйтте», — дип куймасынмы! Чәчләрем үрә торды! «Аны кыерсытмагыз, үзен уңайсыз хис итмәсен, булышыгыз, дип әйтте әни», — дигән була бит әле тагын, миңа күз кырые белән генә карап.

     Барысы да сүзсез калды. Айдар гына: «Аңлашылды», – дип әйтеп куйды. Мин исә бер туңдым, бер пештем. «Ни сөйлисең син?? Ялган!!» – дип кычкырасым килде – авызымнан сүзем чыкмады. Тик күз яшьләремне тыеп тора алмадым: урам уртасында баскан килеш, кычкырып-кычкырып еладым.

     Ул көнне мин гомеремдә беренче тапкыр кунарга өйгә кайтмадым…

     Иртән генә әниемнән – 31, әтиемнән 28 «пропущенный звонок»  килгәненә игътибар иттем. Әмма шалтыратырга шүрләдем, «Мин — дусларымда», — дип СМС кына җибәрдем дә мәктәпкә киттем.

     Ә мәктәптә бөтен кеше мине сөйли. Элекке вакытым булса, әйткән булыр идем мин аларга бер-ике сүз – ник туганнарына үкенерләр иде… Хәзер бер сүз дә дәшә алмадым. Дәресләрдә дә күктә очып йөргән төсле утырып чыктым.

     Дәресләр бетте. Өйгә кайтасы килми. Шулай да кичке алтыда, шәһәр карап туйгач, акчам беткәч, кайтырга туры килде. Әмма, гадәттәгечә: «Мин кайттым», – дип түгел, ә «Ничек сез мине алдый алдыгыз??? Ничә ел!!!» дип кычкырдым да бүлмәмә кереп бикләндем.

     …Менә барысы да тәмам.

     Шулай итеп, әни белән аралар бозылды. Конфликт еш чыкты. Минем укыйсым килми, дәресләр калдыра башладым. Әни исә орыша. Аннан мин кычкырам. Ул тагын да әрли. Мин: «Үз балаң булмагач әрлисең инде, яратмагач шулай инде», – диям дә кереп бикләнәм. Сөйләшсәм, әти белән генә, анысы да әллә нигә бер. Үз эчемә бикләнүемне, билгеләрем тагын да төшә баруын сизәм, әмма берни дә эшли алмыйм. Бер ноктага төбәлеп утыра бирәм. Тора-бара бөтенләй сөйләшмәс булдым…

      Бик күп уйландым. «Ник ташлаганнар мине? Кемнәр алар? Һәм мин кем?» дигән сораулар күңелне борчый. Күрәсе иде, беләсе иде барын да…

     …Шулай эзләнә торгач, документлар таптым. Чын исемем  Катя Волкова икән. Туган көннәрем шул ук, үзгәртелмәгән. Шунда ук Балалар йортының адресы да бар. Бездән ерак та түгел, нәкъ менә без һәр елны бүләкләр илтә торган Балалар йорты булып чыкты ул! Моны белгәч, күзләремә яшьләр төелде. Әмма елый алмыйм. Тамагымда – төер. Тик йота алмыйм. Шул минутта ук чыгып чабасым килде – аякларым тыңламый..

      Икенче көнне, мәктәпкә бармыйча, шул Балалар йортына юл тоттым…

      Мине монда, исемемне әйтүгә үк танып, кочаклап алдылар. Әйтерсең көткәннәр. Барын да җентекләп аңлаттылар. «Үз әти-әнием?»  – «Автокатастрофа…» – «Автокатастрофа??? Нәрсә??! Юк!!! Юк!! Мин ышанмыйм!!!»

       …Димәк, алар юк инде!!!  Барын да югалттым!.. Дөньяның мәгънәсе калмады… Күңел әллә нишли… Шашам кебек… Ник яшим мин???!!!

                                                                                 ***

     …Көч-хәл белән күзләремне ачам. Бөтен дөнья ап-ак. Кайда мин???  Күзләрем йомыла… Шул мизгелдә үк колагымда бик кадерле һәм ягымлы тавыш яңгырый: «Уяндыңмы, кызым-бәгырем? Кадерлем, җимешем минем!»

     –  Доктор, доктор!!! Кызым аңына килде!!!

     …Битләремә каяндыр кайнар тамчылар тама, йомшак иреннәр маңгаемны, күзләремне үбә. Балачагымнан ук таныш мин яраткан хуш ис борынымны иркәли. Әни исе!!!  Әнием исе!!! 

     …Бераз кытыршырак, әмма искиткеч җылы куллар чәчләремнән сыйпый. Әнием куллары!!! Мине җитәкләп, мәктәпкә илткән, көн саен тәмле ашлар пешергән, кичләрен башымнан сыйпап йоклаткан ӘНИЕМ куллары!!!  Әнием, үз әнием!!!

      Әйе, әйе!!! ҮЗ ӘНИЕМ ул минем!!!

       …Борынгылар да бит: «Тапкан ана түгел, баккан ана», — дип әйткәннәр түгелме соң? Минем кебек ялгышучылар өчен әйтелгәндер ул, мөгаен. Күзләремне ачам.

        – Әнием, мин бит Балалар йортына тапшыру өчен бүләк алып бармадым. Әйдә, миңа дип алган теге яңа куртканы, итекләрне һәм башлыкны аларга бирик. Миңа искеләре дә ярап торыр. Андагы балалар ятим бит, ә минем әнием дә, әтием дә бар. Үз әнием!!! Үз әтием!!!                            

Абдрахманова Лейсан Айратовна
Страна: Россия
Город: Бурундуки