Бабасы белән Сәйлән
Кайтып киләләр юлдан.
Сәйлән авызын ерган,
Алар урманга барган.
Сәйләннең кулларында
Миләүшә чәчкәләре.
Ай-хай матур үзләре,
Янып тора төсләре.
Сәйлән чәчкәләр белән
Сөйләшә дә сөйләшә.
Чөнки аның әнисенең дә
Исеме бит Миләүшә.
Елмаеп торган әнисенең
Кочагына ташланды.
Бүләк итте чәчкәләрен,
Әнисе бик тә шатланды.