XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәйрәм килде туган калама

Сабый чактан әнкәй күңелемә

Тукай шигырьләрен юллаган

“Бишек җыры”сеңгән баласының,

Тик бәхетле гомерен  уйлаган.

Инде хәзер зуррак үсеп үзем

Әдип шигырьләрен барлыймын

Кат-кат укыйм Тукай “Шүрәлесен”

Күңел тели-бер дә армыймын.

Күз алдымда Апуш-бәләкәчнең

Моңга тулган керсез күзләре.

Җылы эзләп барып сыенганда

Кырыс яңгырый тормыш сүзләре.

Йорттан-йортка,чит-ят кешеләргә

Ташласа да тормыш сынавы.

Һәр шигырьдә горур яңгырый

Әдибемнең күңел кыллары.

Татар дөньясына килгән Тукай

Яз сулышын өргән мизгелдә.

Ятимлекне тоеп үскәнгәме,

Шагыйрь күңеле бигрәк сизгер лә.

Гимн итеп”Туган телен”җырлый

Мин татарның нәни баласы.

Сөйли-сөйли Тукай шигырьләрен,

Безгә әле алга барасы.

Мәңге үлмәс шагыйрь исемен

Кабатлармын мин дә балама

Тукай туган язның бер көнендә

Бәйрәм килде туган калама.

                                    

Гильфанова Сюмбель Альбертовна
Страна: Россия
Город: Нурлат