XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәйрәм белән, укытучым!

Укытучыларыбызны

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Сезгә бәхет, озын гомер,

Яхшы теләк юллыйбыз.

Безнең белән белем илен

Бергәләп үтәсез сез.

Анда югалмасыннар дип,

Җитәкләп йөртәсез сез.

Белем диңгезен гизгәндә,

Сез — безнең корабыбыз.

Безнең кырда сез булганда,

Кайда да югалмабыз.

Йөз яшәгез, мең яшәгез,

Беркайчан картаймагыз.

Бәйрәм белән тагын бер кат,

Без сезне яратабыз!

Гильмиев Газинур Айратович
Страна: Россия
Город: Мензелинск