Принято заявок
1146

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Бәйрәм бүген».» Тукай абый».

Бәйрәм бүген.

Бүген бәйрәм- шатлык бүген,

Тукай абый туган көн!

Ул безгә дип багышлаган

Шигырьләрен һәм көчен.

Аннан дәрт һәм илһам алып.

Без дә шигырь язабыз.

Шигырьләрен ятлап аның

Яшәү көче алабыз.

Каян илһам алгандыр ул?

Күпме мәгънә сүзләрдә!

Һәрвакыт яшь, даһи булып

Сакланыр ул йөрәктә.

(Шагитова Камилә. 7 нче сыйныф. Лаеш районы Пәрәү урта мәктәбе)

Тукай абый.

Тукай абый син бит ятим булып,

Әти-әниләрсез үскәнсең.

Шуңа күрә тормыш авырлыгына да

Тешең кысып, бик-бик түзгәнсең

Яраттык без синең әкиятләрне,

Җырларыңны бик күп тыңладык.

Һәр язылган әсәреңне укып,

Тормыш тәҗрибәсе тупладык.

(Шагитова Камилә. 7нче сыйныф. Лаеш районы Пәрәү урта мәктәбе).

Шагитова Камиля Илфатовна
Страна: Россия
Город: Лаишево