Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәхеттәге тәхет

Күңел колач җәеп бәхет көтә,

Ә мин көн дә бик соң уянам.

Үргән чәчләремне өмет сүтә.

Төшләремне ертам шул заман.

Көтү-көтү кеше оча җылы якка,

Ә һавада — салкын кыш исе.

Сул кесәмдә ике апрель ята…

Бу серемне кемгә сөйлисе?

Кирәкми юрган да, учак та.

Ярты күкне тота минем тәхет.

Сул кесәмдә ике апрель ята,

Ә күңелем колач җәеп көтә бәхет…

 

Гафурова Миляуша Равилевна
Возраст: 24 года
Дата рождения: 01.01.2000
Страна: Россия