XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәхетсез бала

«Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кайда икән әнкәсе?»
Бәхетле балага сузып җыр җырлап,
Йоклаталар аны әнкәсе-әбкәсе.

Урам аша бала йорты.
«Улы да бар, кызы да бар»-
Сабый бала уйга батты:
Тик ул ата-анага зар.

«Беркем көйләми бишек җырын,
Берәү дә сөйми мине.
Нишләп тормыш болай икән?
Кайда йөртә,әни, сине?

Күкрәк сөтен мин иммәдем,
Әни барын сизмәдем.
Нишләп ташлап китте икән?
Бер гәебем бар микән?”

Гәебең юк синең, бала,
Тормыш матур алга бара.
Бирсә иде тәүфик Алла,
Синдә менә «шундый» ана!

Айлар үтте, еллар үтте,
Бала усеп тә җитте.
Тик төннәрен йокламый ул:
«Минем әти-әни кайда ул ?

Эзлим әле мин аларны
Мин бит кемдер баласы?
Әзер үтәргә җир тауларны,
Кайда икән барасы?

Бик күп эзләп йөрдем
Мин атамны-анамны,
Мин бит үземә сүз бирдем,
Табам барыбер аларны!

 

Таптым мин әниемне,

Бик шатландым, куандым.

«Эзлик, әни, әтиемне!”

Бу уйга мин бик чумдым!

Кочып үпте әнием,

Үксеп-үксеп елады:
«Гафу ит мине, бәбием»
Үтеп киткән еллары…

Әтиең синең исән,
Исеме аның Ихсән.
Яши ди ул Мәскәудә,
Ачкан бизнес ашханадә.”

Поезд «чаба» Мәскәүгә,
Күңлем минем дәртләнә,
Алла боерса, иртәгә…
Уф! Башларым әйләнә…

Таптым мин әтиемне!
Бастым мин каршысына.
«Таптым мин эниемне»,- дип
Аңлаттым барысында.

Ул миңа карамады,
Аңламаска тырышты.
Йөрәгенә бик алмады,
Язу язып маташты…

Ташламагыз нәниләрне!
Зур гөнаһы алмагыз!
Бар бит аларның әниләре.
Йөрәкләргә утлар салмагыз!

«Әлли-бәлли бәбкәсе
Кайда икән әнкәсе?»

«Әлли-бәлли бәбкәсе
Кайда икән әнкәсе?»

Нургалимова Диана Ринатовна
Страна: Россия