“Күрәсеңме, бүгенге төн нинди якты?
Әйе.
Ә нәрсәгә якты икәнен беләсеңеме?-якынрак утырды.
Ай яктырта.
Син дә минем тормышымны, шул ай кебек, караңгы вакытларда яктыртсаң иде,- диде ул”
Балалар авызларын ачып калды.
“Ләкин күк йөзе айдан гына якты түгел иде, йолдызлар да, күчләп-күчләп , төрле урыннарда җыелган. Шул күчләр, кара скәтергә сәйлән чәчкән сыман, таралган иде. Шундый матур! Әйтерсең лә күк тә, табигать тә, хәтта акрын гына, салмак көй уйнаучы җил дә бу төнне бары тик безнең өчен генә “яшиләр” кебек тоела иде. ”
Шул вакытта берсе:
Әбием, ә тагын? Тагын!
Барысы да хуплап алды. Гөлйөзем әби көлеп җибәрде.
Тагын?! Әле бу гына җитмәде мени сезгә?!
ЮК! – диде Гүзәл, оныкларның иң кечкенәсе. Ленара, олырагы, сүзне дәвам итте:
Ә сез ул сихри егет белән ничек таныштыгыз?
Шулай ук ерактан башлыйм мени?
Вакыт күп ич. Менә сезгә чәй дә ясап алып чыктым,- диде бер апа. Ул кулына чокырлар белән тулы поднос тоткан, — Мин дә нәни чактан ук әнинең әкиятләрен тыңларга яратам…
ӘКИЯТ? — дип шаккаты балалар.
Юк, юк, Гөлия апагыз шаярта гына! Әкият түгел бу, ә чын хәлләр. Йә , чәйләрне алыгыз.
Чәйләр, татлы исе белән бергә, тиз-тиз бүлмә буйлап таралды. Зурлар да, кечкенәләр кебек, кулына хуш исле җиләк исе аңкып торган чокырлар тотып, Гөлйөзем әбигә карашын юнәлттеләр.
Бу күренеш Камаловлар гаиләсендә гадәти булып санала. Ни өченме? Җәйнең беренче көннәрендә, балалар каникулларга чыккач, әти-әниләре аларны һәрвакыт шушы, кечкенә генә булса да, зур “йөрәкле” өйгә алып кайталар. Берәүләр-Казаннан, икенчеләре-Яр чаллыдан тикле. Өйнең “йөрәге” була алмый, бер караганда, ләкин бу өйнеке бар шикелле иде. Аның кечкенә тәрәзәләре күзләр сыман-яктылык тутырып “карыйлар”. Бу йорт теремкәй сыман: кечкенә, әмма кем генә кайтмасын, һәрвакыт ишек ачык, һәркемгә урын җитә. Менә шуңа күрә дә инде күп еллар балалар, үз гаиләләре булса да, әти-әниләрен, туган нигезен, туган ягын онытмыйча, барлык бәйрәмнәргә, ялларга монда кайтырга ашкынып торалар. Бу көн дә шундыйларның берсе. Эссе җәй кояшыннан качып, барысы да өй эченә кереп утырды.
Гөлйөзем әби-бу барлык балаларның дүртесенең әнисе. Гөлия, Алмаз, Айрат, Гүзәлия, кияү-киленнәре һәм 9 оныгы-барысы да монда. Күрше-колан һәрвакыт бу зур гаиләгә кызыгып, сокланып карый иде. Аларга сокланмый мөмкин түгел бит: кайгыда да, шатлыкта да, эш вакытында да, ялда да бергә алар.
Шулай матур гына сөйләшеп утырганда, арттан ниндидер бер чылт-чылт килгән тавыш ишетелде. Гаилә борылып карады. Ә анда Зәмирә телефонын тотып, бу матур күренешне фотога төшереп алган икән. Шул чакта әнисе, Гөлия апа:
Кызым, барыбыз бергә җыелган вакытта гына булса да куеп тор инде шул телефоныңны!
Йә, йә, Гөлия, ул бит аны instagrammга кертәдер, шулаймы, кызым?,-диде Гөлйөзем апа.
Өй шаркылдап көлүгә тулды. Зәмирә дә сизмәстән көлеп җибәрде. Ул бик яратмый иде авылны, чөнки монда интернет тотмый. Дөресрәге тота, ләкин урыны-урыны белән генә. Мәсәлән, бакча башында. Шуңа күрә һәр уңайлы вакытта Зәмирәнең “миссиясе” — өйдән чыгып китеп, телефонда казыну иде. Ә Гөлйөзем әби аны аңлый. Оныгының журналист буласы килә, ә журналист кеше гел элемтәдә булырга, яңалыкларны яшен тизлегендә тотып алып, эшкәртә белергә тиеш бит. Зәмирә бу авылга әбисе өчен генә кайта иде, ул аңа гел ярдәм итергә әзер тора.
Гөлйөзем әби сүзен дәвам итте:
Миңа 17 яшь иде. Әле дә исемдә: Сабантуй алды, ашык-пошык бизәнәбез, ясанабыз апа белән. Шулчак дус кызым атылып керә-нәрсә булган диярсең. Үзе көлә, үзе йөгереп арган, үзе шатлыгыннан сикерә. Бу халәт күрше егете кайтканга булган икән! Мин бит аны җүнле нәрсә әйтергә кергән дип торам, шулкадәр сикерүгә инде. Озак көттермәде анысы да: тәрәзәне шакып: “Гөлйөзем, сәлам! Сабантуйда көтәм сине. Иң көчле атымны чабышка әзерләдем”,-диде дә, юк булды. Мин нәрсә булганын аңлап та бетермәдем, ә апа инде сандыктан мин чиккән сары кулъяулыкны чыгарды. “Мә, сеңлекәш, чабышта беренче килгәч, бүләк итерсең”,-дип дус кызым белән көлешә башладылар. Уйламый-нитми, кесәмә салдым мин моны.
Менә болынга төштек. Баянда уйныйлар, көянтәләр белән йөгерәләр, капчык сугышлары бара… Кызык инде, кыскасы. Хәзер генә ул сезнең Сабантуйларда микрофоннарга сөйләп тик утыралар. Ә элек юк… Йә, тагын сүземнән буталдым. Ат чабышы башлана ди кемдер. Чаптык тизрәк шунда. Үзем дә сизмәстән, кунак егетен эзлим. Өченче басып тора. Әй, кызлар бөтерелә янында, әй, бөтерелә! Апа миңа төртә, барырга куша. Уңышлар теләргә, имеш. Мин әйтәм, җиңмәс бу, аты бик кечкенә күренә. Әле иң көчлесен әзерләдем дигән була бит. Әнә, аргы урамнан Илһамның аты! Вәт монысы ат моның! Ә барыбер күршенекенә карыйсы килә. Шул уйларыма чумып торганда тузан туздырып чабып китте болар. Шулкадәр тиз чабалар, җаныем, килеп җиткәннәрен дә сизмәдем. Сары күлмәкле бер малай беренче килгән. Кем соң бу дип карыйм-кунак егете икән! Бөтен халык ябырылды моны котларга, бу юлы мин дә бардым. Кесәмнән яулыгымны чыгармакчы идем, үзе минем янга килә башлады. “Күрдеңме, Гөлйөзем, иң көчле ат дидем бит?” Кыюсыз гына яулыкны суздым. “Төсен, төсен генә кара: сары белән чигелгән! Ну, Гөлйөзем, әллә белеп килдең инде сары күлмәк киясемне?” Ошады бугай моңа дип уйладым. Аннан булганнарны бик хәтерләмим, ә кич белән елга буенда утыруларны сөйләдем инде мин сезгә.
Эх, как романтично!
Әй, кызым. Анысы шулай. Әле бит ул безнең бакчага үзе керде. Анысын сөйлимме?
Әйе, әйе!,- дигән тавыш таралды бүлмәгә.
Сөйләр әбиегез, сөйләр, бер кая да китми бит. Ләкин башта бераз ашап алыйк әле, әбит вакыты җитте,-диде Айрат абыйлары.
Барча халык аш-су бүлмәсенә китте. Олы якта Зәмирә белән Гөлйөзем әби генә калды. Шулчак Зәмирә:
Әбикәй, минем ашыйсым килми. Бакча башына барып кына утырыймчы?
Болай да ябыгып беткәнсең! Әниең шундый тәмле суган пирожкилары пешергән иде… Ярый инде, кызым. Ләкин кояш зәһәр-башыңа кия күр.-
битеннән үбеп алды да, ракета кебек атылды Зәмирә.
Урамда чыннан да кояш кыздыра иде. Бакча башында алмагачлар арасына бер скәмия ясап куйганнар, шунда барып утырды Зәмирә. Ә монда күләгә, рәхәт… Бу рәхәтлеккә әллә-ни игътибар бирмичә, телефонына “чумды” кыз. Ә бакчада нинди матур чәчәкләр, җиләк-җимеш өлгергән. Юк инде, әни чакырганчы, интернетта утырып алырга кирәк бит. Зәмирә шул кадәрле бирелеп утыра иде, хәтта янындагы койма артынна сызгырган тавышны да ишетмәде.
Эй, матуркай, син күрше кызы буласыңмы инде безгә?
Ә?!
Мин әйтәм, син кунакка кайттыңмы монда?
Әйе, әйе, -ди Зәмирә, карамыйча да.
Вәт сиңа: авылга кайт, бакчага чык, ә үзең телефонда бул. Менә әкәмәт! Шәһәр кызы инде-күренеп тора.
Нәрсә, нәрсә, шәһәр кызы? Нәрсә булган шәһәр кызына?
Ишетәсең мени син? Юк инде, бакчадагы матурлыкка карап утырсаң идең дим.
Интернет бүтән җирдә тотмый, ә монда шундый күп яңалыклар…
Мин Рүзәл булам, кстати говоря.
Уау, бу авылда русча да беләләр мени?-, көлеп туйгач кына башын күтәрде Зәмирә. Ул күз алдына ниндидер бер ямьсез генә киенгән, башында кепка, галошлардан булган бер малайны китергәндер, күрәсең. Аптыравын да яшерә алмады.
Син нәрсә миңа шулай текәлдең? Нәрсә, авылда егетләр кипкән таракан кебек, бөтен дөньядан, цивилизациядән читтә тора дип уйлыйсыңмы?
Шулайрак шул… –дип җавап бирде Зәмирә, кыюсыз гына.
Сез шәһәр кызлары бөтенегез шулай уйлыйсыз инде,-дип борылып китте егет.
Ә минем исемем Зәмирә!,- диде кыз, ләкин соңга калды бугай. Рүзәл аны инде ишетми иде.
Чыннан да. Бу егет бөтенләй Зәмирәнең күзаллавына туры килмәде бит. Мускуллары кабартылган сыман, киенешләре дә ничава, үзе дә сөйкемле.
-Ничек шулай булып чыкты бу? Ник мин аңа күтәрелеп карамадым? Үзен әллә кемгә куя торган кыз дип уйлагагандыр инде… Ничек кенә тагын очрашасы иде, ә?-бу һәм башка күпләгән сораулар көтүе сарып алды Зәмирәнең башын. Ләкин аны “Кызым, өйгә кер” дигән тавыш “айнытып җибәрде”.
Ә өйдә салкынча, рәхәт һава. Инде зур гаилә олы якта җыелган иде. Әбиләре, гадәттәгечә, диванда, калганнар-идәндә, аның авызына карап утыра, аннан чыккан бер сүзне дә ишетми каласылары килми.
Баларлар, мин нәрсәдә тукталдым соң?
Сезнең бакчага кергәне турында сүз башлаган идең.
Ә, әйе, әйе… Менә тагын шул җәй. Миңа һаман да 17.Сабантуй узды, кич утырдык. Шулай бер-ике көн үткәч, әти бакча яру турында сүз кузгатты…
Бакча яру?! Делить?! –дип аптырашты оныклар.
Юк инде, балалар. Бакча яру-бәрәңге төбенә туфрак өю.
Әйе, кызым, бик дөрес. Безнең өйдә егетләр юк иде: апам белән мин, әни һәм әти генә. Ә бакча яру өчен бит 3 кешедән дә ким кирәкми. Көчле егет булу-шулай ук мөһим. Әти әйтә: “Күршегә бер егет кайткан, әйдә шуны чакырыйк. Хәйран булган егеткә охшап тора.” Мин моңа борчылдым... Юк… Бу сүз дөрес түгел. Күңел төбендә генә булса да бик, бик нык куандым. Тагын бер күрешү дигән сүз бит бу. Мин хисләргә батып утырганда әти инде аны һәм тагын бер егетне чакырырга чапкан. “Ә” дигәнче кереп тә җиттеләр болар. Дөресен генә әйткәндә, чыгарга оялдым. Әти чәй алып чыгарга кушканга кадәр. Чәен гади генә түгел, ә җимешләп, алмалап, мәтрүшкәләп ясадым. Әче алма, кайнар чәйдә пешеп, исен өйгә таратты. Мәтрүшкәсен әйткән дә юк!!! Бүгенгедәй исемдә шулар…
Әби, әбикәй дим! Тагын хискә бирелдең. Аннан соң ни булды соң?-дип ашыктырды Гүзәл. Зәмирә дә аңа сизмәстән кушылды.
Гөлйөзем әби “уянып” киткәндәй булды.
Ә аннан соң, балалар, мин чаба-чаба бакчага йөгердем. Ничек ишек алдында яткан эләгәнгә абынып егылып,чәемне түкмәгәнмен әле… Бакчага чыгып җиткәнемне сизми дә калдым бугай. Егетләр арып талып, эшне бетереп киләләр иде. Яңа талдан үрелгән читән артыннан карап торам боларны. Боларны дип инде, күрше егетендә күзем. Шуннан әти кычкырып җибәрмәсенме! “Зәмирә, кызым, чәй буламы бүген?” Ничек чыгыйм инде хә? Мине бит күзәтеп утырган дип уйлыячаклар. Шулай булды да инде. Оялып кына булса да, чыктым мин читән артыннан. Кулымда теге тәмле җәйне тотып барам. Килеп җиткәч, карамыйча суздым да, чаптым. Ник шулай иткәнемне хәзер дә аңламыйм. Кызык килеп чыкты барыбер. Артыма карасам-теге минем арттан бара. Мин туктадым, ул мине кулымнан тотып алып “Ник качасың син миннән?” дип сорады, елмаеп. Мин әйтәм, качмыйм мин, әти янында сөйләшеп торып булмый бит инде! “Алайса, әйдә кич белән чыгыйк? Без бүген учакта бәрәңге кыздырабыз.”дип әйтүе булды, арттан әти килеп,“Йә, егетләр, рәхмәт булышканыгызга”-диде. Алар чыгып китте, ә кунак егете җавабымны ишетмәсә дә, аның нинди булачагын белде. Әлбәттә, кичен без кабат күрештек…
Балалар кабат шаккатты. Бу хикәягә охшаган иде. Ләкин бу хикәя Гөлйөзем апа белән инде күп еллар элек булган хәл. Чын хәл. Әбиләрнең хәтере начарланып, мондый хатирәләр, башкалары белән чуалып, онытлыганнары пәрәвезенә төрелергә тиеш иде. Ләкин юк. Бүгенгедәй истә ул. Онытылмый. Серванттагы иң кадерле ваза кебек, тузанын сөртеп кенә тора ул бу кечкенә тарихның.
Өй бераз тынып калды. Инде төшке аш та узды. Балалар, әти-әниләре өйдә чакта, бакчага су сибергә чыгып китте. Су сибергәме, сибешергәме-белгән юк. Зәмирә генә яратмый андый шау-шуны, шуңа күрә ул өйдә, бер бүлмәдә үзе генә калды. Шулчак аны олы якка чакырып алдылар.
Кызым, Зәмирә, кил әле безнең янга.- дип чакырды Зәмирәне әбисенең балдай татлы тавышы. Ул караваттан сикереп торып чыгып китте.
Әү, әбием?-ул бу бүлмәдә әбисен генә көтсә дә, кеше күп иде. Балалар булмаса да, олылар.
Сиңа әйтер сүзебез бар.-Зәмирә искерәк кенә палас почмагына барып утырды. Күзләре яна башлаган иде.
Нинди сүз?
Кызым, авылга кайткач, син гел күңелсез йөрисең. Уйлана торгач, интернетынң булмаганга күрә дигән фикергә килдек.-диде аның әнисе.
Әтисе дә кушылды:
Журналистика факультетына керү өчен сиңа әзерләнергә кирәк, ә аның өчен интернет-боларны да аңлыйбыз…
Ну? Әйтегез инде сүзегезне? Чистый суздыгыз!
Әниләрең сиңа хай-фай алып куйды!
Монда инде куанып, түшәмгә тикле сикерүләр, кычкырулар көтелде. Ләкин юк. Монда аңлашылмаучанлык тулы күзләр генә иде.
“Хай-фай?!”
Әй, әни, тагын бутадың. Хай-фай түгел бит инде, ВАЙ-ФАЙ!
Ә?! Вай-фай?! Миңа? Авылда? АААААААААААААА!!!!!
Менә хәзер өй генә түгел, ә ишек алды, урам, хәтта авыл да Зәмирәнең куанычтан кычкыруларына тулты бугай.
Рәхмәт, әти! Рәхмәт, әни! Рәхмәт, әби!-бу сүзләр аерымачык ишетелми иде, чөнки битләреннәр үбә иде ул чакта барысының да. Аларның кызларын мондый бәхетле итеп күргәннәре булды микән? – Әйдәгез, тизрәк тоташтырыйк чыбыкларын, тегесен-монысын…
Юк әле, бездән булмый ул, кызым,- диде әтисе,- әбиең күршедә бер егет бар, шуңа әйтербез ди.
Әйе, әйе. Ул андый нәрсәләрне бик яхшы белә. Быел 11не бетереп, Казанга, шул хай-файлар белән эшли торган җиргә укырга керә ди. Үзе дә бик акыллы, гаиләләре дә.
Әби оныгына күз кысып куйды, ә Зәмирәнең башына бәрде бит: бу бакчада күрешкән егет. Бакчалары янәшә торгач, күрше була бит инде.
Ярый, ярый, керсен тизрәк!
1-2 минут эчендә бизәнеп тә куйды Зәмирә. Елмаеп, кергән кунакны каршы алды ул.
Сәлам, мин Зәмирә.
Әйе, беләм, күрештек бугай инде бүген.
Зәмирәнең башын тагын сораулар көтүе сарып алды “Ошамадым микән миңа аңа?” “Бәлки чәчемне матур ясамаганмындыр?” “Нәрсә диим икән соң?”
Безгә вай-фай тоташтырыга кирәк иде…
Күрсәт, кайсы бүлмәдә икәнен.
Әдәпле хуҗа буларак, Зәмирә Рүзәлне озата килде. Ноутбук торган бүлмәгә керделәр алар. Зәмирә егеткә карады, ул аңа көндез белән күргәннән дә сөйкемлерәк булып тоелды. Рүзәл тартманы ачып, чыбыкларны алды, нәрсәнедер борды, нәрсәнедер ябыштырды. Шуннан ноутбукка утырып, көйләде, язды, “перезагрузка ясады”. Ә бу вакытта Зәмирә аннан күзен дә алмады бит. Сокланып карап утырды.
Булды.
Булды? Шулай тизме?
Ник тагын нишләтим соң инде? Эшли микән, карап кара?
Әйе, телфеоннан кушылдым. Вот шә-ә-әп!-куанычыннан сикереп, Рүзәлне муеныннан кочаклап алганын да сизми калды. Ул аны этеп җибәрер дип уйлады, ләкин юк. Ул да кулларын биленә куйды.
Рәхмәт.-диде Зәмирә, пышылдап кына.
Дәү үс. Әйдә бүген кич белән чык капка төбенә? Без дуслар белән купаты кыздырабыз.Сине үзем белән алырмын.
Еланнар телендә сөйләшүгә охшаган иде бу. Ләкин Зәмирә шундый бәхетле елан! Ишек шаку бу мизгелне туктатты. Кулларын ычкындырды алар.
Ну, молодёжь, ничек бара эшләр?-диде Зәмирәнең әтисе.
Булды бугай инде ул. Эшли башлады.
Ну булгач, чәй эчеп алыйк.
Әйдә, әйдә, чыннан да. Онытылып киткәнмен.
Мин каршы түгел.
Бүлмәдән чыкканда, караватта яткан телефонны кесәсенә салды Рүзәл.
Бал, җиләк кайнатмасы, печенье белән чәй эчеп алдылар. Ләкин Зәмирә Рүзәлнең тәкъдименә җавап бирә алмады әле, вакыты чыкмады. Алай булса да, егетнең кая укырга керүләре, ниләр белән шөгыльләнүе турында Зәмирәнең әтисе актив сорашты.
Бик зур рәхмәт сезгә, бик тәмле булды.
Үзеңә рәхмәт. Син булмасаң, интернетсыз утыра идем бу авылда.
Авылны яратмыйсың бугай?
Шулайрак.
Ярый, китим мин, саубулыгыз.
Тагын кер!- диде Зәмирә, ә Рүзәл аңа күз кысты. Бу кич белән чыгуны искә төшерү булгандыр инде.
Кич тиз җитте. Көне буе Зәмирә телефонын эзләде. Моңарчы гел интернет сигналын эзләде, ә хәзер интернет тулган, ә телефоны юк. Шулчак тәрәзә шакыйлар.
Зәмирәкәй, моны эзләмисеңме?
Бу Рүзәл иде, ә кулында Зәмирәнең телефоны.
Аха! Син алдың мени әле аны? Мин дөнья бетереп шуны эзлим. Бир әле, тиз бул…- Зәмирә тәрәзә аркылы кулын сузды, ләкин Рүзәл җитез генә алып куйды.- Стңа нәрсә инде ул? Анда барыбер пароль, җитмәсә әле шундый розовый чехол!
Син бит миңа көндез җавап кайтармадың. Ә телефоныңны аласың килсә, минем белән кич чыгасың була.
Уф, Аллам! Ярый, хәзер киенәм.
Зәмирә үзе шатлана иде, ләкин ул “компашка”дагы кешеләрнең берсен дә белми иде, шуңа борчылды. Гөйлөзем апа керде бүлмәгә.
Кызым, әллә кич чыгасың инде? Йөреп кал, йөр. Яшь чагыгыз, самый җиләк кебек чагыгыз!
Анысы шулай, әби, ләкин шүрләтә…
Нәрсәсе? Әллә Рүзәлдән куркасыңмы?
Ә син аның белән чыгасымны кайдан беләсең?!
Бүген бакчада кем белән күрешкән идең соң? Икечне Зәмирә керде бит аннан! Әле менә хай-фай да куеп бирде…
Аларын да беләсеңме?
Ник белмәскә инде кызым, без дә яшь идек…
Зәмирә әбисенә барысын да сөйләде, әбисе биргән киңәшләрдән шуны аңлады: яшь чак, чыгарга кирәк бүген!
Әбисе аш-су бүлмәсенә чыкты. Анда кичке аш әзерлиләр иде.
Әби, әби, ә син сөйли торган егеткә ничә яшь?-дип сорады Гүзәл.
Хәзер олы инде ул…
Синнән дә олымы?!
Миннән дә, кызым.
Ә безне аның белән таныштырасыңмы?
Сез бит инде аның белән таныш.
Балалар кабат аптырады. Зәмирә дә күрше бүлмәдән атылып чыкты.
Таныш?! Ничек инде таныш?!
Әнә үзе дә кереп килә…
Барча халык ишеккә борылды. Аннан аркасына тал ботаклары җыйган, шләпә, шакамаклы күлмәк кигән бабай керде. Арган иде ул, көне буе болында, су буенда йөргән. Аның чәчләре агарган, ләкин күзендә яшьлек очкыны янып тора иде. Гүзәл аның алдына йөгереп барып утырды.
Әбием, бу нинди егет булсын? Бу бит безнең Илһам бабай!
Әби-бабай көлеп җибәрде.
Әй, сабыем. Шул егет-бабаң бит инде ул. Аның белән булган хикәяләрне сөйлим мин сезгә!
Гүзәлнең кечкенә күзләре әле бабасына, әле әбисенә аптырап карый иде. Ләкин бу чыннан да шул егет: ат чабышында җиңгән, Гөйлөзем апаның баллы чәен эчкән, бакча ярырга булышкан егет… Шушы матур хикәя Камаловлар гаиләсенең чишмә башы булып тора.
Илһам абый кесәсеннән сары чиккән яулыкны чыгарып, маңгаендагы тирен сөртеп алды.
Әй, әбисе, әллә тагын безнең “мәхәббәт тарихын” искә алдың инде?
Әйе, алды! Шундый матур итеп сөйләде, -ди оныклар,- ә син чыннан да ат чабышында җиңдеңме?
Әйе инде!
Шулай матур гына сөйләшеп утырганда, Зәмирә Рүзәл янына чыгып китте. Бу кичтә йолдызлы күк иде. Ай яктырткан юл буйлап киттеләр алар тау башына, учак янына.
Рүзәлнең дуслары белән уртак тел тиз тапты Зәмирә. Ул аларга журналист булу хылы турында, әбисе сөйләгән хикәя турында сөйләде. Шулчак башына иде килде: Гөлйөзем апа сөйләгәннәрне бит чыннан да гәҗиткә бастырсаң була. Ә поступлениега бит эшләр кирәк! Бу фикерләрдән Зәмирәнең кәефе тагын да күтәрелде.
Кич салкын булса да, дуслар белән утырган учак янында җылы иде. Төрле кызык хәлләр сөйләшеп, көлешеп утырды яшьләр. Сәгатькә карагач, төнге 12 икәнен күрде Зәмирә.
Уау! Сәгать 12! Миңа кайтырга кирәк.
Әйдә мин сине озатам.- диде Рүзәл.
Ярый, рәхмәт, сезнең барыгызга да, бик күңелле иде сезнең белән!
Икесе төшеп барганда, Зәмирә туктап калды. Рүзәл аңа:
Үзең кайтасы бар дисең, үзең туктап торасың. Әйдә, киттек, башка чыгармаслар тагын соңга калып кайткан өчен.
Тукта, тукта. Күккә кара! Күпме йолдыз!
Мондый күкне берсенең дә күргәне юк иде әле. Зәмирәнең исенә әбисе белән бабасы утырган шундый ук йолдызлы төн исенә төште. Шулай ук ай яктырта, ә йолдызлар сәйлән сыман куккә сибелгән…
Бу кич тәмам башын әйләндерде кызның. Ләкин өенә кайту белән, ноутбукта бу тарихны язып куйды ул, онытмас өчен.
Урамда яктыра башлаганын сизмәде Зәмирә. Шулчак телефонына SMS килә: “Хәерле иртә!” Кем икәне аңлашыла иде. Ләкин каян килгән аңа минем номер? Бу мөһим дә түгел иде кебек.
Зәмирәнең башында күпме уйлар: быелгы җәй аның тормышын тәмам үзгәртте, укырга керү өчен дә “менә!” дигән язмасы бар иде аның. Бу төннән соң Рүзәл белән күп очраштылар, кичләрен бергә үткәрделәр, кулга кул тотыныш йөреп, сукмакларны күп таптадылар. Сөйләшергә темалары да бетмәс-текәлмәс иде аларның, шуңа күрә таңнар да сиздермичә бик тиз аттылар. Рүзәл дә Казанга киләчәк бит, димәк, ел буе күрешеп тора алалар.
Берничә атнадан балалар берәм-берәм китә башлады зур йөрәкле өйдән. Күпме бәхет бүләк итте бу өй, бу авыл аларга, ә аеруча Зәмирәгә. Ул- иң бәхетле кеше иде! Китәр алдыннан әбисенә сөйләгән хикәясе өчен рәхмәт укыды. Һәм ул авылны ярата башлавын аңлады. Бу җәй, бу авыл, туганнары, күршеләре Зәмирәне үзгәртте. Тулысы белән. Бик бәхетле итте!