Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәхетле дуслык

Азат быел 5 нче сыйныфны тәмамлады. Ул авылда яши. Бик яхшы билгеләренә генә бетергәнгә, әтисе белән әнисе аңа велосипед бүләк иттеләр. Азат өчен бу көтелмәгән шатлык булды. Шулай да, тиз генә велосипедына утырырга ашыкмады малай. Бүләк Муйнак оясы янындагы рәшәткәгә сөяп куелган, ә Азатның күзләре гел олы юлда. Әти-әнисе өчен бу яңалык түгел. Күрше Зәйтүнә әбинең оныгы Камилне көтә иде уллары.

Азат белән Камил –җан дуслар. Алар кечкенәдән үк гел бергә. Бер телем ипиләрен дә бүлешмичә ашамыйлар. Камил шәһәрдә яшәсә дә, һәр ялын әбисе янында уздыра.

Дустының  кайтканын күрмичә калды Азат. Ул каз бәбкәләрен инешкә алып төшеп киткән иде. Камил, чәй дә эчеп тормыйча, дусты янына ашыкты. Сагындырылган. Дуслар бик озак серләштеләр. Каз бәбкәләре белән бергә су да коендылар. Аяз күк йөзенә карап, хыял диңгезендә дә йөзделәр. Дөньяның рәхәте менә кайда икән ул! 

Гади генә безнең мишәр ягы:

Иркен кырлар, урман, болыннар.

Туган җиргә гүя биек күкнең

Зәңгәр чыбылдыгы ябылган.

Ә кич белән инде аларга Муйнак та иярде. Велосипед артыннан, бер дә калышмыйча, ике дусның шат авазларын тыңлап бару аңа күңелле иде кебек.

Икенче көнне Камил дустына үзенең бүләген  тапшырды. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән китап Азат өчен бик кадерле иде.

Хәзерге заманда кешене берни белән дә шаккаттырып булмый. Кибеттә бар да бар. Бүләккә дә ниләр генә бирмиләр: матур кием, конфет, уенчык. Ә менә китап бүләк итүчеләр сирәк. 

Азат яшәгән өйдә зур китап шкафы бар. Аларга  кунакка килүчеләрнең  күбесе тузан җыеп яткырганчы,  шкаф урынына матур картина, яки гөл куярга да киңәш итәләр. Тик әнисенең җавабы бер: “Китап – белем чишмәсе”.

Шкафта нинди генә китаплар юк. Араларында инде тышлары саргая төшкәннәре дә очрый. Кадерле булганга, аларның урыны өске рәттә. Элек әнисе мәктәптә укыганда яхшы укучыларга китап бүләк итә торган булганнар. Әнисе бик яхшы укыган. Үзе әйтмәсә дә, моның шулай икәнен Азат белә. Бүләк ителгән китапларның куплеге шул хакта сөйли. Бер елны да бүләк алмыйча калынмаган.

 Шкафның бер рәтендә Азатның китаплары да урнашкан, төрле бәйгеләрдә бүләк итеп бирелгәннәре. Камил бүләк иткәннәрен пыялалы шкафта саклый. Җан дустыныкылар бит!

Кичләрен ике дус бергәләп китап укырга яраталар. Шигырьләр ятлап, җырлар өйрәнеп, капка төбендә әбиләре алдында концерт та куялар. Әбиләре оныкларына карап сокланып туя алмыйлар. Концертлары кыскарак булганда, әбиләр сүз ала. Ә олыларның күңел хәзинәсендә ниләр генә юк: әкияте дә, бәете дә, хикәясе дә… Зәйтүнә әбидән ишеткән авыл тарихына кагылышлы “Казлыкуак турында риваять”не Камил укытучы апасына сөйләп, “5” ле билгесе алган иде.

 “Моннан шактый еллар элек, минем әбиемнең әбисе дә яшь чакта булган хәл бу. Югары очта. Авылның урта урамыннан чыгып  бераз баргач, бер матур күл булган. Күлнең авыл ягы хәтфә чирәм, ә аргы ягы матур куаклык икән. Кечкенә  генә булса да, авыл халкының яраткан урыны булган  ул. Кыз-кыркын күлнең йомшак суында үзләре тукыган киндерне юып, чирәменә җәеп киптергәннәр, малай-шалай атларын эчертеп, коендырып , ә үзләре туйганчы  коенып кайтырга дип  киләләр икән. Күлнең суы  исә бернигә дә карамастан, чиста калган, ник дисәң, көмеш сулы чишмәсе  суын гел чистартып, сугарып торган. Бер язда, шул күлнең аргы ягы камышына бер кыр казы ияләшкән. Бәбиләре үсеп, оялары киңәйгәч, болар иртүк матур-матур төркем булып, суга төшәләр дә, кичен куаклык буена менеп китәләр икән. Куаклыкка ямь  кертеп җибәргән бу казлар, куаклыкның үзен дә Казлыкуак дип атый башлаганнар.

Куаклыкның теге ягына авылның бер бай гына, хәлле генә кешесе борчак чәчә икән.Ул кырларга шул бай хуҗа булган. Бөтен кеше яратып карый торган  кыр казларын әй өнәмәгән ул. Ник дисәң, бу саран бай казлар үз кырының борчагын ашап, кырын таптап бетерерләр дип курыккан. Куркып кына калмаган, күрше рус авылыннан  аучы Әндри дәдәйне алып килеп, казларны атарга яллаган. Атып җибәрүе булган, бала казга тигән мылтыгының ядрәсе. Бөтен күл буен сискәндергән бу тавыш. Үз вәхшилегеннән тетрәнгән Әндри дәдәй, саран байның вәгъдә ителгән бүләген дә алмыйча, кайтып киткән. Ә пар каз, балаларын югалту ачысыннан каңгырап йөргән-йөргән дә очып киткән. Боегап калган күл буе. Кыр казлары башка монда күренмәгән.

Көннәрдән бер көнне бу комсыз бай авырый башлаган. Кайларга гына бармаган, нинди генә им-томчыларга күренмәгән- барысы да файдасыз булган. Түзәр хәле калмаган. Менә авылга алма сатучылар килгән. Комсыз байның хатыны да алма алырга дип чыккан икән. Шунда алма сатучының кызы бай хатынының колагына нидер пышылдаган. Алмасын да алырга онытып, өенә чапкан хатын. Иренә кызның сүзләрен сөйләп биргән. Алма сатучының кызы хатынга казлар каргышы турында әйткән икән. “Әгәр терелеп аякка бассам, кырларымдагы борчакның бер генә бөртеген дә җыймас идем”, -дип үз-үзенә сүз бирүе булган, шундук аягына баскан ди.

Менә яз җиткән. Бай кырларына күп итеп борчак чәчкән. Матур итеп яңгыр явып киткән, кояш җирне нурлары белән иркәләгән. Борчак кыры шаулап тора ди. Биектә-биектә кыр казлары оча икән. Алар борчак кырын күреп, җиргә төшкәннәр. Тиюче булмагач, башкалары да аларга ияргәннәр. Казлыкуак буе ямьләнеп киткән. Бай моңа бик куанган. Үзенең балаларына булган хәлләрне сөйләгән һәм хатасын кабатламаска кушып калдырган ди. Шуннан бирле бу авылда беркем дә казларга тимәгән. Авыл халкы әле дә матур гына гомер итә ди…”
Без китапның кадере елдан-ел кими дибез.  Яшьләр, балалар арасында ел буена бер генә китап та укымаучылар очрый.  Ата-аналар – баласына, әби-бабайлар оныкларына әллә нинди затлы, кыйммәтле әйберләр бүләк итәргә мөмкин, әмма… китап кына түгел. Өлкәннәр арасында да китапны бүләккә санамаучылар бик күп. Бу күренеш Азат белән Камилгә бер генә дә кагылмый. Бу гаиләләрдә  кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнә, картлар сүзе югары бәяләнә.

Урманга җиләк җыярга быел да икәү генә бардылар дуслар. И урмандагы рәхәтлек, ул җиләге дисеңме-җыеп кына өлгер, чәчәкләрнең хуш исеннән баш әйләнә. Кайтканда, нигәдер Камилнең хәле беткәнен сизде Азат. Кич белән дә кәефе юк иде дустының. Икенче көнне дә бик ачылып китеп сөйләшмәделәр.  Азат авырганда, әнисе үләннәрдән бик сихәтле чәй ясап бирә торган иде, шуны эчкәч, авыруның эзе дә калмый. Тукта әле, нишләп дусты Камилне дә шушы чәйдән авыз иттермәскә? “Әниләрнең сулышына кадәр шифалы” дигәннәрен ишеткәне бар Азатның. Хәлләрне сөйләп биргәч, әнисе берни дә әйтмәде, тик күзләренең моңсу икәнен генә сизде Азат. Сихәтле чәен алып, тиз генә дусты янына ашыкты. Ул барып кергәндә, Зәйтүнә әби кәҗәсен савып утыра иде. Азатны күрүе булды, үз баласыдай аны кочагына алып, елап җибәрде. Шунда гына хәлләрнең мөшкел булуына төшенде Азат. “Терелгәч тә кайтыр, улым, сабыр булыйк, Ходайның кодрәте киң, ярдәменнән ташламас” дигән сүзләрне әллә ишетте, әллә юк, малай тиз генә капка төбенә чабып чыкты. Җылы ягымлы кояш та бүген нигәдер моңсу, миләшкә кунган сандугачның да тавышы ишетелми, Муйнак та коерыгын болгап  уйнамый. Бу минутларда Азатка үз гомерендә беренче тапкыр шундый авыр булды. Ул билгесезлектә. Олылар берни әйтмиләр. Әллә аны кечкенә, берни аңламас дип уйлыйлар микән? Бәлки аның дустына бу минутта бик авырдыр, ә ул берни белән дә ярдәм итә алмый. Башта төрле уйлар. Тик ни эшли ала соң ул!? Көтәргә генә кала.

Шулай көтеп, җәй дә үтеп китте. Китап шкафындагы дусты бүләк иткән китаплар да әллә ничә тапкыр кат-кат укып  чыгылды, шигырьләр дә ятлады. Шулай көтә-көтә укулар да башланды. Көзге каникуллар да бик озак тоелды. “Тереләчәк” дигән сүздән башканы Азатка әйтмиләр. Туган көненә Азат быел берни дә сорамады. Шулай да әтисе аңа, ни гаҗәптер, читлеге белән ике кош бүләк итте. Икәү бит! Сайраулары гына ни тора! Берсе җим чүпләсә, икенчесе аның янына төшә. Болар да чын дуслар, дип уйлап куйды Азат. Малайга көч кереп киткәндәй булды. Шул кошлар белән мавыгып, бераз гына булса да начар уйларыннан арынды. Исем дә уйлап тапты дусларына: Бәхет һәм Дуслык. Сәер тоелса да, ул канатлы дусларына шулай эндәште.

Яңа ел җитеп килә иде. Яңа ел төнендә могҗизалар булуына ышанмаса да, Азат быел Кыш бабайга хат язды. “Кадерле Кыш бабай! Мин синең барлыгыңа ышанырга да, ышанмаска да белмим. Тик сине бик күп могҗизалар булдырырга сәләтле дип ишеткәнем бар. Яңа ел төнендә дустым Камилне терелтеп, авылга кайтара алмассыңмы икән? Мин аның терелүенә бик-бик ышанам. Азат.”  Хатны әнисе белән бергә бизәгән чыршы төбенә куйды. Иртә белән торган җиргә хат инде юк иде. Әтисенең алганын ул белә. Шулай да, әллә Кыш бабай микән дигән уй да килде башына. Тәрәзәгә күз салды. Күрше Зәйтүнә әби капка төбендә кар көрәп йөри. Үзе генә. Димәк, Камил кайтмаган. Кайтса, әбисеннән кар көрәтер идеме ул!

Сәгать телләре төнге 11 не сукты. Яңа елга тагын бер сәгать. Шулчак капкада ниндидер тавыш ишетелде. Беренче булып Азат чабып чыкты. Могҗиза бит бу! Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Аның каршында җан дусты Камил басып тора иде. Әйтеп бетермәслек бәхет алып килде быелгы Кыш бабай дусларга.

Җәй җиткәч, Камил тагын авылга кайтты. Ике дус, бер киңәшкә килеп, читлектәге Бәхет һәм Дуслыкны иреккә чыгарырга булдылар. Канатлы дуслары башкаларга да бәхетле дуслык алып килсен. Чын дуслык булса, бернәрсә дә куркыныч түгел.

 

 

Нуретдинов Нурфат Зульфатович
Возраст: 21 год
Дата рождения: 01.01.2003
Страна: Россия