— Вәссәлам, шуның белән акыллы Әбүгалисина турында әкият тәмам, — дип сөйләп бетерде Нуриянең әбисе. — Ә хәзер, кызым, йокларга вакыт, ай тәрәзә аша күптәннән сиңа карап утыра инде. – Һәм Нуриянең юрганын рәтләп, ишеккә таба юнәлде.
Миңсылу апа әбигә һич охшамаган да иде: йөзе ак, матур, җыерчыклары күп түгел, чәчләрен каштан төсенә буяган, яулыгын мәчеткә, зиратка я ашка барганда гына яба. Ләкин шуңа карамастан, ул Нуриягә әби инде хәзер.
— Әби, әби, тукта инде, сүндермә утны, — дип Нурия юрганын салындырып куйды. – Әйдәле сөйләшеп алыйк. Күп йокласаң, бер нәрсәгә дә өлгермисең дип, үзең әйттең бит.
— Мин аны, кызым, эш турында әйттем. Дөрес, эшле кешегә иң зур җәза — тик тору, — оныгына борылып әйтте Миңсылу әби. – Ә йокларга кирәк. Йокламасаң, тагын бер көнне матур итеп уздырырга көч тә булмый бит ул.
Ләкин әбисе оныгын бик ярата иде, шуңа күрә Нурия янына янә килеп утырды.
— Әби, нишләп без Әлмәт шәһәрендә яшибез?
— Чөнки монда бик күп туганнарыбыз һәм дусларыбыз яши. Шәһәребез заман белән атларга тырыша. Монда барысы да яңара, матурая бара. Шулай ук Әлмәттә табигать байлыклары күп. Матур урманнар, иркен кырлар, күп балыклы һәм сулы елгалар – алар барысы җанга якын. Әлмәтнең иң зур байлыгы нефть кенә түгел, ә талантлы кешеләре белән дә бай шәһәребез. Безнең шәһәрдә эшләргә дә, ял итәргә дә рәхәт, кызым!
— Әбекәй, ә ни өчен без өйдә татар телендә сөйләшәбез? Әнә минем сыйныфта күбесе әниләрен “мама”, ә әбиләрен “бабуля” дип йөртәләр, – аңламаган кыяфәт белән сорады Нурия.
— Чөнки без, кызым, татар балалары, милләтебезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Безнең телебез бик борынгы ул. Кайчандыр монголлларның, төркиләрнең, угро-финнарның, манчжурларның, тунгусларның, башкортларның, татарларның телләре бердәм булган. Әле Явыз Иван, русча Иван Грозный дибез, Казан ханлыгын алгач, күп үзгәрешләр кергән безнең телебезгә, ләкин югалмаган. Унсигезенче гасырда республикабыз башкаласында яшәгән атаклы профессор, тарихчы һәм врач Карл Фукс татарлар турында: “Татар – Алланы хөрмәт иткән, түбәтәй кия торган һәм чәйне яраткан кеше ул. Байга, ярлыга карамый авылда яшәгәннәре дә укый-яза белә һәм аларның төп рәхәте коръән сурәләрен моңлы итеп уку”, — дигән. Фукс татарларны гореф-гадәрләрен, йолаларын, горурлыгын саклап кала алган кунакчыл халык дип тә атый. “Эш сөя торган татарларның барысы да уңган; аларның бәрәңгеләре, суганнары, чөгендерләре, кишерләре, кәбестәләре – бөтен нәрсәсе бар”, — дип язып калдырган.
— Әби, ә нигә татарларның флагында Ак Барс ясалган, ул теге хоккей командасы белән бәйлеме?- дип сорады Нурия…
Нуриягә тарих белән бәйле бар нәрсә кызык иде. Ул күптән түгел әбисе белән хәрефләр өйрәнә башлады. Берничә көннән соң китап укый башлармын дип хыяллана ул. Ә әлегә китапларны аңа әбисе укый. Миңсылу апага бәләкәч кызы белән шөгыльләнү бик рәхәт. Алар бер-берсеннән башка яши дә алмаслар кебек. Мәсәлән, бүген генә алар бергә тәмле пәрәмәчләр пешерделәр, матур итеп кулъяулыклар чигеп утырдылар, Нуриянең дус кызлары янына урамга да чыгып керделәр, ә аннары балалар өчен “Күчтәнәч” тапшыруын карадылар. Юк, сез Миңсылу апаның бүтән эшләре юк дип уйламагыз. Аның эшләре муеннан ашкан, ул бит поликлиникада өлкән шәфкать туташы булып эшли. Әле шуның өстенә китаплар укырга ярата. Аның иң яраткан әсәре — Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”е. Ул аны әллә ничә кат укыган инде. Ләкин хәзер аның ял вакыты, ул ялларын өйдә я авылларында үткәрергә ярата. Аның өчен әни һәм әби буларак беренче урында гаилә, ә табиб буларак – кеше гомере. Теге айдагы ялларда алар Нурия белән авылда матур чәчәкләр утырттылар һәм бакчаларын чип-чиста итеп куйдылар. Шунда Нурия әбисеннән:
— Әбекәй, ә ни өчен кешеләр бәйрәмнәрдә бер-берсенә чәчәкләр бүләк итә? Алар бит берничә көннән соң шиңәләр, — дип, кызганыч тавыш белән сорады.
Әбисе, озак уйламыйча гына:
— Алар, кызым, матурлыкның мизгелен генә күрергә күнеккәннәр инде. Ләкин ул чәчәкләрне алар өзмиләр бит, аларга чәчәк бәйләмен кибеттә үк ясап бирәләр. Кибетчеләргә дә шөгыль кирәк, аларның да балалар үстерәсе бар. – Миңсылу апа Нуриянең башыннан сыйпап алды. – Ә син, кызым, дөрес эшлисең, чәчәк кадерен белергә кирәк. “Чәчәк кадерен белгән кеше кадерен дә белә инде ул”, – дип әйткән бер язучы.
Ә кичә алар, Нуриянең әти-әниләре белән бергәләп, урманга җиләк җыярга дип үзләре генә белгән урынга киттеләр. Анда Нурия тәмле итеп, авыз тутырып, каен җиләге ашады, аннары олыларга булыша башлады.
— Әбием, әбием, ә хәтерлисеңме теге малайны, ничек әле аның исеме? Ул әле гел авылда барысы белән исәнләшә, ә теге бәләкәй чебие өстеннән машина узгач, бик каты елаган иде, алар дуслары белән әле теге куркыныч тауга менгәннәр, ә мәктәптә ул теге кызның гаебен үзе өстенә алган, – уйга калып, Нурия әбисеннән сорады.
— Тургай дип дәшәләр иде аңа, кызым, – ди әбисе.
— Әәәә, шулай икән, аның исеме — Ислам Нуруллин, ә әсәрнең исеме -“Тургай”, аны Фоат Садриев язган бит әле, — дип исенә төшерде Нурия. – Син иртәгә Каюм Насыйриның әсәрен укыйбыз дигән идең. Ә ул чыннан да акчасын беренче татар мәктәпләренә биргәнме?
— Әйе, кызым, Каюм Насыйри яшь буынга зур үрнәк булган, аларның арасында Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, — дип санап китте әбисе.
— Беләм, беләм. Казанда Камал театры да бар бит әле, — дип кызып китте Нурия. – Ә Габдулла Тукайның шигырьләреннән иң кызыгы:
“Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?..”
Һәм Нурия Тукайның үзе белгән бөтен шигырьләрен әти-әнисенә сөйләп бирде.
— Әни, карале, — дип дәште Илдар улы әнисенә, — Нурия бигрәк күп белә икән. Кайчан өйрәнергә өлгерәсез?
— Кешенең теләге булса, ул барысын да булдыра, улым, — дип әйтте Миңсылу апа. – Без Нурия белән гел тик тормыйбыз, матур итеп ял итәргә дә онытмыйбыз.
…Шулай итеп, Миңсылу апа Нуриягә татарлар турында сөйләвен дәвам итте:
— Белмим, кызым, бәлки, хоккей командасы белән бәйледер дә әле. Мин сиңа башка риваять сөйлим. Борын-борын заманда яшәгән бер ятим малай, ул Казанда туган, бервакыт ерак урманнарда, тауларда адашкан икән. Анда аны Ак Барс исемле канатлы барс тапкан да үстергән. Үскәч, малай батыр булып Казанга кайткан, үзенең көче, тизлеге һәм акылы белән барысын да җиңә торган булган. Соңрак кешеләр аны үзләренең җитәкчесе итеп сайлаганнар икән, дошман аларның җирләренә килгәч, ул аларны куып җибәргән. Батыр егет татарларның нәсел башлыгы булып киткән һәм гербларына Ак Барсны ясап куярга кушкан. Аның нәселеннән бик күп батырлар чыккан икән, алар бөек дәүләт һәм гаскәр башлыклары булып киткәннәр. Идел буенда яшәүче болгарлар Ак Барсны уңыш китерүче һәм балаларны саклаучы көч итеп күргәннәр. Ул Болгар ханнарының үзгә бер билгесе булган. Шуңа күрә канатлы барс – Ак Барс — хәзерге Татарстанның гербына төшерелгән. Менә шулай, – дип тәмамлады Миңсылу апа.
— Әби, ә ни өчен Казанны Казан дип атаганнар?- дип сорады Нурия.
— Дөресен генә әйткәндә, кызым, шундый зур, ашарга пешерә торган чуен савыт бар, кастрюль сыман.
— Ә, беләм, ул казан дип атала, — сикереп куйды Нурия.
— Әйе, кайчандыр Аксак Тимер гаскәре белән болгар халкын яулап алган һәм Шәһри Болгарны җимергән. Шуннан Туйбикә исемле бер карчык кешеләр иярткән дә көймәсе белән Идел буйлап киткән. Үзе белән алты потлы казанын да алган, казанның чылбыры да алты потлы булган, ди. Шактый баргач, юлчылар ярга чыкканнар. Туктаган урынны алар бик ошаткан һәм шунда яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар. Шушы урында Казан каласын сала башлаганнар. Чылбырлы казан әле дә шәһәр астында ята, ди, тик аны һаман табучы юк, икән. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш.
— Шундый кызык сөйлисең син, әбекәй. Йокы бер дә күзгә керми.
— Юк инде, кызым, бая авызың ачылган иде бит, – дип торып басты Нуриянең әбисе. – Барысын бер төндә сөйләп булмас. Иртәгә дә көн озын.
— Иртәгә Сөембикә турында сөйлисеңме?
— Әлбәттә, — диде әбисе һәм, утны сүндереп, бүлмәсенә кереп китте.
…Менә сентябрьнең беренче көне килеп җитте. Нурия беренче сыйныфка бара. Ул әбисе белән санарга, укырга өйрәнгән инде. Матур күлмәкләрен киеп, чәчләрен пөхтә үреп, букчасын асып, чәчәкләрен кулына тотып, ул ишек төбендә әти-әнисен көтеп тора. Әбисе бүген эштә, ул бәләкәч кызының бәйрәменә килә алмый инде. Шуңа күрә Нуриянең кәефе юк. Ул мәктәптән бер дә курыкмый, анда аның дуслары да күп, укытучылары да таныш, белем алырга омтылышы да бар, ләкин нәрсәдер җитми сыман. Әбисе янында булмагач сагындыра. Бернәрсә дә эшләп булмый инде, әбисенә дә эшләргә кирәк бит.
Менә аш бүлмәсеннән әнисе чыкты, ул, ирен ашыктыра-ашыктыра, аяк кимен кия. Берне көзгегә, берне кызына карый да:
— Кызым, нишләп кәефең юк? Бигрәк озынаеп китте битең, — диде ул.
Нурия, нәрсә әйтергә белмичә (чөнки әбисе турында озак сөйләштеләр алар кичә һәм аны эштә беркем алыштыра алмый шул дигән уйга килделәр):
— Укытучыма чәчәкләрем ошар микән дип кайгырам, — диде.
— Әй, таптың кайгырыр нәрсә, чәчәкләрне болай гына озак сайламадык бит инде.
Нуриянең әбисе белән чәчәк утыртканнары исенә төште. Һәм чәчәкләргә карагач, аның елыйсы килә башлады, ләкин ул еламады. Әбисе елаганын яратмый бит. Алай кечкенә бәбиләр генә эшлиләр, ди.
— Мин әзер!
Бу Нуриянең әтисе иде. Мәктәпләре ерак булмаганга, алар анда җәяүләп кенә киттеләр. Мәктәп ишеге алдында балалар шаулыйлар, көләләр. Җәй буена алар бер-берсен сагынганнар.
Аннан соң Нурия сыйныфташлары белән танышты, алар һәрберсе үзе турында сөйләде. Аннан бәйрәм чарасын карадылар. Беренче кыңгырауны чыңлатырга өлкән сыйныфта укый торган малайны һәм Нурияне сайлап алдылар. Менә Нурия кыңгыравын тотып кыңгырау тавышы бирә башлады. Һәм нинди шатлык! Ул әбисен күреп алды. Миңсылу апа иң арттагы рәттә басып тора һәм, горурланып, оныгы Нуриягә карый иде. Ул ярты сәгатькә генә эшеннән сорап килгән. Нурия аны өстән генә күрә ала иде. Кызның йөзе ачылып китте. Ул, бар дөньяга нур чәчеп, матур итеп елмайды да кыңгыравын катырак чыңлатты. Бу мизгелдә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде сыман!