XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәхет.

   Һәр кеше дә бәхетле булыр өчен туа.Аның язмышы,киләчәге туганда ук билгеләнгән була.Тик бәхет ачкычларын кулга төшерергәме,әллә инде кыек юлның тузанын таптаргамы-кеше усә-усә узе хәл итә.
   Нәрсә соң ул бәхет дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирер.Берәүләр купшы дөньяны,матур машина-киемнәрне куз алдына китерер,берәүләр исә якты көнгә шатланып яшәүне бәхет дип атар.
   Ә шулай да,нәрсә соң ул бәхет дигәннәре?Минем уйлавымча,иртән уянуың,уянгач та аякларын белән атлап китә алуың,күзләрең белән иртәнге кояшны күрә алуың бәхеттер.Тагын бәхет нәрсә дисәләр,яныңда әти-әниең булу.Юк,яныңда булу гына түгел,ә аларга кирәк икәнеңне тоеп яшәү.Яши-яши син беркемгә дә кирәк булмаска мөмкинсең,ә якыннарың сине ни генә булса да бәхетсез итмәячәкләр.
   Кешегә бәхет өчен күп кирәкми.Кайвакыт яхшы сүздән дә эреп төшәсең.Тик чын бәхетнең ни икәнен онытмаска кирәк.Тормыштан,үз-үзеңнән канәгать булып яшәвеңне бернинди акчалар,зур исемнәр дә алыштыра алмый.Чөнки үз бәхетең өчен син үзең көрәшергә тиеш.
   Яшәү дәверендә үз исемеңне таныта алгансың һәм бәхетле булыр өчен нидер эшләгәнсең икән-мин бәхетле дип икеләнми әйтә аласың.
   Без үзебез чынлыкта иң бәхетле кешеләр.Тик ниндидер куңелсезлеккә очрасак,нәтиҗәне шунда ук ясыйбыз-мин нинди бәхетсез…Бәхетле син,кеше,бәхетле!
   Уйлап кара әле,күпме кешеләр бәхетсез дибез.Юк,алар бәхетле,һичшиксез бәхетле.Ләкин бит аларның бәхетләренең бер өлеше китек.Берсе син күргән кояшны күрми,икенчесе син атлаган йомшак чирәмнән атлый алмый.Ә бит барыбер сөенә,яши алуына,үзенең барлыгына сөенә.
   Нәрсә әйтергә кала,бәхетең өчен көрәшергә,бирешмәскә кирәк.Ходай безне барыбызны да бәхет өчен яраткан.Туганда кемгәдер бәхет алып килгәнсең икән,ул гомереңне соңгы көннәреңә кадәр бәхетле итеп яшә.Үз бәхетебез үзебездән тора.Бәхетле бул,кеше,син моңа лаек!

Макаримова Алия Сабировна