Сабантуй бик матур бәйрәм — Ел да көтеп алабыз.
Барлык уенга катнашып,
Сөенеп кул чабабыз.
Берәү җырлый, берәү бии,
Кемдер гармун уйната.
Яшь егетләр көрәшәләр,
Берәүләр чүлмәк вата.
Без бит авыл балалары Атларны яратабыз.
Алар килә очып-очып,
Аларга җан атабыз.
Безнең Сабантуй урыны
Бик тә матур урында.
Ул күлләре, чишмәләре!
Кошлар сайрый болында.
Бәхет-шатлык алып килсен,
Һәр ел Сабантуйларны!
Тынычлыгыбызны саклый,
Илнең батыр уллары.