Принято заявок
2112

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәхет һәрвакыт синең янда

Бу хәл 1920 елларда булган, авылның тыныч тынлыгы, яшьләрнең киләчәккә өметләре белән тулган. Кайберләре бәхетне шәһәрдә генә табарга була, авылда мөмкинлекләр юк дип уйлаганга күрә, авылдан шәһәргә кученергә карар кылалар. Шуларның берсе — Кәрим, гади авыл егете. Ул һәр көнне кырда эшләп, киләчәккә зур хыяллар корып яшәде. Ләкин күңелендә шәһәргә күчеп, бәхетне анда эзләү хыялы йөрде.Бу теләкне чынга ашырмыйча, бәхетле булмам диеп, калага китеп бара.

Шәһәргә күчкәч, Кәрим яңа тормышка ияләшергә тырышты. Ул кибетләрдә эшләде, яңа дуслар тапты, ләкин һәрвакыт күңелендә бер бушлык ямалмый торды. Шәһәрнең гомум шау-шуы арасында ул чын мәхәббәтен табарга тырышты.

Бер көнне, шәһәрнең матур паркы аша үтеп барган чакта, ул Алияне очратты. Алия — ак йөзле, нурлы күзле кыз иде. Аларның араларында тиз арада мәхәббәт уянды. Кәрим Алия белән һәр мизгелне үткәрергә тырышты, һәм берничә айдан соң, ул аңа тәкъдим ясады.

Алия Кәримне үзенең әти-әнисенә таныштырырга алып кайтырга уйлады. Кунакка барганда, аның йөрәге дулкынланудан тибеп торды. Алиянең йортлары авылда икәнлеген Кәрим белмәгән иде.

Алиянең әти-әнисе белән танышканда, Кәримнең йөрәге туктап калды: аның яраткан кызы — авылдан! Барысы да аңлашылды: бәхет һәрвакыт аның янында иде, ләкин ул аны күрмәгән.

Кәрим һәм Алия бер-берсенә карап, бәхетнең алар өчен ничек гади һәм якын икәнен аңладылар. Авылдан китү һәм шәһәрдә бәхет эзләү — бу гомум хата булып чыкты. Чөнки чын бәхет һәрвакыт үзеңнең якыннарың һәм туган җиреңдә икән.

Шул көннән башлап, Кәрим үзенең авылына Алия белән бергә яшәргә кайту турында хыяллана башлады. Бәхет аларның йөрәкләрендә бергә яши, һәм алар аны табар өчен еракларга китәргә кирәк булмаган.

Кадирова Назиля Рамилевна
Страна: Россия
Город: Балтаси