XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Бәхет өчен күп кирәкми»

Авылга дәү әниләргә кунакка кайткан саен абзарда оялаган карлыгачларны күзәтәм. Ак түшле, кыйгач канатлы кошлар балаларын күз карасыдай саклый. Оя тирәсеннән китми дә: бер очып чыга, бер кире керә. Игътибар белән карасам, балаларын ашата икән бит ул. Томшыгына бөҗәк эләктерә дә, оясына ашыга. Дүрт кошчыгы аны авызларын ачып каршы ала. Дәү әтием күзәтеп торган, карлыгач балаларын оядан егылмасын өчен аякларын кыл белән беркетеп куя икән. Ат кылының бер очын кошның аягына бәйли, икенчесен балчык белән ояга ябыштыра. Кошлар балаларын кайгырта, үз авызыннан өзеп ашата.

Ә бит кешеләр дә кошлар кебек. Әнием ягыннан дәү әни авылына кайткач, күршедәге Света апаларны күргән саен шул карлыгачлар күз алдына килеп баса. Бай яшәми алар. Өйләрендә җиһазлар да иске, тәрәзәләре дә чатнаган. Света апа үзе инвалид, аягы авырта. Аның өч баласы бар. Ул аларны ялгызы үстерә. Әтиләре үлгән бугай, олы малайларын да күргәнем юк, әниемнән каядыр Казанда махсус мәктәптә укый икән дип ишеткәнем генә бар. Уртанчылары белән аралашып йөрибез. Ә кечкенәсенә әле ике генә яшь. Кайчакта ул да абыйсы белән урамга уйнарга ияреп чыга. Энесен кыерсытсалар, ачулансалар, абыйсы аны яклый, сүз әйттерми. Икесе шундый тату, дус алар. Уенчык өчен дә сугышмыйлар. Энемнең кечерәйгән киемнәрен әнием еш кына шул кечкенә балага бүләк итә. Алар гел шулай кешеләр биргән киемнәрдән йөри.

Еш кына Света апа безгә ризык сорап керә. Дәү әни аңа җәй көне бакчада үскән кыяр, помидорлар бирә, үзе пешергән камыр ризыклары белән дә сыйлый.

“Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, бу саваплы эш”, — ди дәү әнием. Минем дә ничектер булышасым килә аларга. Казандагы кирәкмәгән уенчыкларымны сайлап, күршеләремә бүләк итәм. Дәү әтием алып кайткан шоколад, конфетларымның бер өлешен дә алар белән бүлешәм. Аларның шундый юк барга да сөенгәннәрен күреп, күңелле булып китә. Кешегә яхшылык эшләү шундый рәхәт икән.

Аларга карыйм да уйланам. Нигә кешеләр шулай төрле соң? Ни өчен тигезсез яшиләр? Кемдер артык калган ашын да чүплеккә чыгарып түгә, ә икенче берәүләр ашарга тилмерә. Кайберәүләр өсте өстенә кием сатып ала, ә икенчеләрнең урамга чыгарга да курткасы юк, аяк киеме ертык. Әллә әтиләре булмаганга шулаймы икән? Әтиле балалар гына киемле, ризыклы, бәхетле буламы? Света апаның беркайчан да елаганын, моңсуланганын күргәнем юк. Аягы авыртса да, сиздерми ул. Йөзендә елмаю бетми. Яңа телевизор, суыткыч, компьютерга да кызыкмый. Машина да кирәкми аңа. Шулай да ул бәхетле. Балаларының да планшеты, телефоны юк. Компьютер уеннарын белми дә алар. Безнең кебек мультфильм да карап утырмыйлар. Чөнки, каралы аклы телевизорлары юньләп күрсәтми. Аның каравы, бу балалар гел шат. Үзләре белгән уеннарны уйныйлар, юк кынадан да кызык табып, үз күңелләрен үзләре күтәрәләр. Миңа да ничектер кызык, күңелле алар белән. Аларны күзәтүе үзе бер тамаша. Башка планетадан килгәннәр кебек.

Беркөнне урамда уйнаганда юлда илле сум акча таптык. Света апаның малайлары теге акчаны тизрәк эләктереп алдылар. Авыз ачарга да өлгермәдем. Алар өйләренә йөгереп кереп киттеләр. Мин дә бу хакта дәү әнигә сөйләргә ашыктым. Ул да түгел, теге малайлар акчаны тотып кире чыктылар. Үзләренә алып калмаганнар, әниләре иясенә бирергә кушкан. Тик ул акчаны кемнеке икәнен каян беләсең? Малайлар узган барганнардан: “Акча югалтмадыгызмы?”- дип сораша башладылар. Акча бер абыйныкы булып чыкты. Ул бу балаларга рәхмәтен әйтеп, кесәсеннән аларга 100 сум чыгарып бирде. Кешегә бер яхшылык эшләсәң, ул сиңа икеләтә кайта диюләре шулдыр, күрәсең. Үзләре мохтаҗ булсалар да, кешенекенә тими алар. Беркайчан да урламыйлар.

Гадел, намуслы кешеләргә тыныч күңел белән яшәве җиңелрәктер. Бәхетле булу өчен акча, телефон, машина, затлы кием, матур уенчыклар гына кирәкми икән, татулык, тынычлык, сәламәтлек — иң зур байлык. Ходайдан көн саен саулык, иминлек сорыйк. Калганын кеше үзе булдыра. 

Музаффарова Язиля Рамилевна
Страна: Россия
Город: Казань