Әни,
Ә нәрсә ул бәхет?
Сорады Әминә гөрләшеп!
Нинди була ул?
Ни эшли?
Каян көчен ала?
Ничек армый?
Әнисе, кызын башыннан сыйпап,
Уйлап, төгәл итеп бирде җавап:
«Балам,
Бу серне белер өчен
Җаның белән яшәргә кирәк,
Күп кешеләр күзәтеп,
Аларга «ярдәм итеп яшәргә» кирәк теләк.
Бәхет үз кулын бөтен җәнлеккә сузмый,
Ләкин мин беләм,
Ул сине эзли.
Син — сәләтле,
Синең кулыңда безнең дәвам.
Киләчәктә бул син игелекле адәм.
Туры, кыек юллар үтеп,
Үз аякка басып,
Кеше күреп,
Җаныңны ныгыт.
Авыр булса да,
Булдырасың, ышанам.
Үз рухыңны югалтма,
Көчеңне дә тот.
Кешегә ышанма, күзеңне йомып.
Дөнья тоеп яшә.
Аңла яшәү тәртибен.
Шуннан аңларсын син,
Бәхет «ничек» яшәвен.