Бәхет
Бәхет бит ул бергенә
Аның кадерен белергә.
Кирәк һәммәбезге дә,
Кирәк һәрбер кешегә.
Бәхет нәрсә?-дисәгез
Җавабым гади генә,
Аяз көннәр, йолдызлы төннәр,
Яхшы кәеф, тыныч илләр!
Янда әти-әни булса,
Туганнар, дусларыбыз,
Бар нәрсә дә яхшы булыр ,
Бар нәрсә дә матур булыр!
Бәхетне бит эшләп түгел
Тоеп яшәргә кирәк.
Бәхет бит ул һәрбер җирдә
Очрарга мөмкин кинәт!