XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бөек затларга

Мин – татармын, гади татар кызы.

Телем – бөек татар теледер.

Җырлаганым изге татар җыры,

Көйләгәнем – моңлы көедер.

Кечкенәдән Тукай шигырьләрен,

“Таз”ын, “Шүрәле”сен сөйләдек.

Сихри моң, наз белән сугарылган,

Матур Сәйдәш көен көйләдек.

Мин бәхетле, халкым, синең белән,

Туган телем минем әйдәүчем.

Горурланам- даһи улларың бар-

Изге Тукай, моңлы Сәйдәшең.

Онытма син газиз халкыңны,- дип,

Туган халкым миңа дәшәме?

Талпындыра илем тарафына,

Сәйдәш моңы, Сәйдәш аһәңе.

Бу җиһанның якты йолдызы син,

Бөек Сәйдәш, бөек заттырсың.

Милләтемнең һәр туачак таңы

Синең исемең белән яктырсын.

Халкым телләреннән мәңге төшмәс,

“Зәңгәр күл”ең, “Кара урман”ың.

“Җәй айлары”, “Әдрән диңгез”ендә,

Яңгырап торыр сихри моңнарың. 

Синең моңлы, матур көйләреңне,

Җилләр җырлар, көйләр дулкыннар.

Син кабызган утлар мәңге сүнмәс,

Тик югары үрләр ялкыннар.

Буыннардан күчеп буыннарга

Чыганагы булып моң- дәртнең.

Тукай белән мәңге яшәр исемең,

Горурлыгы булып милләтнең.

Хабибуллина Айзиля Ильфатовна
Страна: Россия