Принято заявок
801

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бөек җырчы

Бөек җырчы. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Шигырьләрең гел яңгырап тора, Ә җырларың йөрәк түрендә. Кәҗә белән Сарык, Кисекбашлар Күптән безгә дуслар булдылар. Кайвакытта Су анасы белән Шүрәлеләр арттан кудылар. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Күз алдымда синең сурәт тора- Элеккечә бит син бүген дә. Шул ук кием, шул ук кәләпүшең, Шул ук калган хәтта йөзләрең, Чәчләреңә бераз ак кар кунган, Тик шулай ук нурлы күзләрең. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Язмыш кырыс булып тәгәрәтте Сине сикәлтәле “ күгендә”. Күпме ачу, ялган, нәфрәт күрдең Кешелекнең матур җирендә Һәм аларны тәнкыйть итеп яздың Бер гөнаһсыз дәфтәр битенә. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Туган көнең белән котлыйм менә. Булмасаң да бүген биредә. Тукай… Тукай… Бөек җырчы бит син, Җәүһәр кебек янып торасың, Ә кояштай җылы нурларыңны Шигърияткә таба борасың.

Баев Айнур Гумарович
Страна: Россия