Якты нурлар чәчеп бар җиһанга
Изгелек нурына төренеп,
Нәни Апуш туа бу дөньяга
Юка күлмәкләргә киенеп.
Ничек кенә юка булмасын ул
Саклый аны кышкы салкыннан,
Кыш салкыны гына түгел хәтта…
Ачы язмыш бураннарыннан
Әти-әнисеннән иртә калып
Күрә барын авыру, ачлыгын
Тик тырыша көн дә каршы торып
Җиңәргә тормыш авырлыгын.
Ятлар арасында үги булып
Үсә, ныгый, сыкрый үзәге.
Айга карап аның күңеле тула
Ничек түзсен бала йөрәге?
Ишеткәндер, ахры, кырыс язмыш
Ятим нарасыйның үтенүен
Гаилә назы чит булса да
Яулый алды халкы күңелен.
Утта янмас,суда батмас мирас
Калдырган ул газиз халкына
Шигырь-язмалары аның хәтта
Әверелде тиңсез байлыкка
Язмыш диңгезендә ай тирбәлде.
Бәргәләнде шашкын дулкындай.
Ачы җилләргә дә бирешмәде.
Бөек шагыйрь — Габдулла Тукай.