XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Аяклы абый булыр идем

Балачак – иң бәхетле вакыт, чөнки бернинди дә җаваплылык юк, тормышка шатланып, хыялланып яшисең. Теләсәң, җырлыйсың, рәсем ясыйсың, йөгерәсең, чабасың…

Ә бит арабызда шуларны көннәр буе тәрәзәдән карап утыручы балалар да бар. “Инвалид” дигән сүзне минем аларга әйтәсем килми, чөнки алар да безнең кебек яхшылыкны, начарлыкны, дуслыкны, гаделлекне аңлыйлар, без күргән матурлыкны күрәләр, без сулаган саф һаваны сулыйлар, без ашаган тәмле ризыкларны ашыйлар. Алар бездән дә ныгырак шатлана беләләр. Тик безнең кебек йөгерә, чаба, уйный, барырга теләгән җиргә бара алмыйлар.

Үскән саен мин ешрак уйланам, ни өчен җир шарында барлык кешеләр дә бертөрле түгел икән? Бәлки, бу югарыдан килгән тормыш сынавыдыр? Бәлки, аларның көче безнекенә караганда күбрәктер? Кайбер әти-әниләр андый балалардан баш тарталар, кешедән оялалар.

Минем танышларым- бик бәхетле балалар. Владик белән Саша-ике бертуган. Алар икесе дә тумыштан гарип малайлар. Владикка егерме бер, Сашага унике яшь. Алар янында һәрвакыт үзенең җылысын, мәхәббәтен биреп торучы әниләре һәм Владикның үги әтисе бар. Арткы урамда гына әбиләре, бабалары яши, еш кына, күчтәнәчләр төяп, туганнары килә. Бу ике малай бер-берсенә туган да, дус та, иптәш тә.

Яңа өйгә күчкәч, аларның шатлыклары чиксез булды. Икесенә бер бүлмә, яңа караватлар, яңа телевизор куйдылар. Иптәш булыр дип, әниләре ике попугай алып кайтты. Сашага попугайлар белән сөйләшү бигрәк тә ошый.

— Әй, кош! Нишләп утырасың анда?! Нигә минем белән сөйләшмисең? Төш әйдә, бергәләп көлешербез, елашырбыз,- дигән кебек, озак-озак попугайларны күзәтә. Попугайлар тавышына кычкырып-кычкырып көлеп тә куя. Ә абыйсы, аңа тагын да көч-куәт өстәп, кушылып көлә башлый. Сөйләшүләрен бик аңлап бетермәсәм дә, малайлар бер-берсен яхшы аңлыйлар, әниләре дә аларның һәр сүзен аңлый, һәр теләген белә.

Саша рәсем ясарга ярата, ә абыйсы аңа булыша. Кайчакта нәрсәдер язалар, китаплар карыйлар. Тик урамга чыгып, кар атышлы уйный алмыйлар, чана-чаңгыда да шуарлар иде.

Кайчакта әниләре коляскага утыртып, башта берсен, аннары икенчесен әбиләренә кунакка алып бара. Әниләренең яңа машина алуы да зур бәхет малайлар өчен, чөнки машинага утырып, шәһәр чыршысын күреп кайттылар, шифаханәгә дә машина белән генә баралар.

Сирәк кенә булса да, Владик әбиләрендә куна кала. Саша аны бик сагына. Таң атканчы бик күп тапкыр абыйсын сорый. Абыйсы да энесен юксына. Бергә очрашкач, тормыш яңадан башланган кебек, өйдә рәхәтлек урнаша. Туганнар бергә булганда гына өй шатлык белән тула.

Әниләре бик озак йөри торгач, депутат абый ишегалдына һәм урам ягына ике алтышар метрлы озын плитә китереп куйган иде. Урам яктагысы кечкенә тауны хәтерләтә. Яз һәм көз көннәре ул плитәдән менүе бик авыр, әлбәттә, ләкин нишлисең, әбигә дә барасы килә. Ябышып менәр өчен әниләре култыкса ясатты. Депутат абый аны уйлап бетермәгәндер инде, аның бит коляска этәсе юк гарип малайлар утыртып. Бозлавыкта бигрәк тә куркыныч, аягың таеп китсә, тиз генә туктыйм димә инде.

Сашадан син кем булырга телисең дип сораганда, Владик аны бик игътибар белән тыңлый. Ул җавапны инде яттан белә. Үскәч, аның энесе врач булам, ди. Владик аякларына күрсәтә. Аның йөрисе, энесе белән уйныйсы, йөгерәсе килә. Мин аны аңлыйм: аның “аяклы абый” буласы килә.“Аяклы абый” булып, узып барган балачакны туктатасы килә.

Улеева Ангелина Александровна
Страна: Россия