Авылыма мәдхия.
Мин бәхетле синдә туган ягым,
Синдә үтә балачакларым.
Кемнәр генә сагынып сөйләмидер
Җырга күчкән Саба якларын.
Туган авылым- җыйнак кына Оет
Авылдашлар эшләп көн күрә.
Җырлап аккан чишмә суларында
Тал кызлары иелеп чәч үрә.
Ындырларда иген көшелләре,
Су буеннан үрдәк – каз кайта.
Данлы урманында карт имәннәр
Бабаларым җырын яңарта.
Авылыма мәдхия.
Мин бәхетле синдә туган ягым,
Синдә минем балачакларым.
Кемнәр генә сагынып сөйләмидер
Җырга күчкән Саба якларын.
Туган авылым- җыйнак кына Оет
Авылдашлар эшләп көн күрә.
Җырлап аккан чишмә суларында
Тал кызлары иелеп чәч үрә.
Ындырларда иген көшелләре,
Су буеннан үрдәк – каз кайта.
Данлы урманында карт имәннәр
Бабаларым җырын яңарта.