XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Авылым»

Авылым.
Авылымда шаулап үсә урман,
Челтерәп ага аның чишмәсе,
Елгасында уйный аның балык…
Килми һич кенә дә китәсе!

Җәй көнендә шул урманга барып,
Җиләк җыеп йөргән чакларны,
Искә төшә шәһәремә киткәч,
Сагына күңел әби – бабайны.

Иптәшләрең белән иртән торып,
Елга буйларына төшәсең.
Көннәр буе саф һавада йөреп,
Тәнгә күпме сихәт өстисең.

Көзләр җитә… Эх, авылым минем!
Укырга кирәк бит китәсе.
Җәйләр җиткәч, тагын кайтам сиңа
Ничек кенә сабыр итәсе?

Галимова Фируза Алмазовна
Страна: Россия
Город: Елабуга