XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Авылкаем

Авылкаем

Авылкаем – тынычлык утравы,

Күңелгә якын, кадерле.

Саф һавасы, яшел болыны

Якын хәтта чишмәләре.

Урамнары шаулап тора

Бала-чага көенә.

Күрше-күлән кич җыела,

Хәбәрләшергә капка төбенә.

Шәһәр шавыннан туеп,

Кайтам сиңа, авылкаем.

Биредә табам көч, арыну,

Басканда йөрәгемне сагыну.

Кирәкми сугыш!

Бәхет-шатлыкка күмелеп,

Якты дөньяда яшибез.

Кирәкми сугыш диеп,

Тынычлык без телибез.

Кояш елмайсын күктә һәрчак

Имин булсын тормышлар.

Изгелектә булсын күңел һәрчак

Тынсын кан коюлар.

Бар җиһан ишетсен

Кирәкми безгә сугыш!

Балалар бәхетле булсын,

Матур булсын тормыш!

Иминлек телим һәркемгә,

Кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта,

Язсын яшәргә бергә безгә

Тынычлык булсын һәр йортта.

Снагатуллин Альмир Рауфович
Страна: Россия
Город: Лениногорск