Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Хәтер… Ул вакытка буйсынмый, ул онытылмас вакыйгаларның телсез шаһиты кебек һәрбер гаиләгә кайгы һәм онытылмас югалтулар белән бәйләнгән. Инде тыныч буынның берничәсе үсеп җитте, ләкин Бөек Ватан сугышы һәрбер кешенең йөрәгендә. Вакытлар уза, коточкыч сугыш хәтирәләре ерагайган саен сугыш эчендә кайнаган кешеләрнең сөйләгәннәре тагын да кыйммәтрәк була бара. Һәрбер кеше йөрәге аша үткәреп бу вакыйгаларны тагын да ныграк аңлый төшә.
Сугыш… Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Күп авырлыкларга түзеп, бихисап батырлыклар кылып, бу сугышта Җиңү яулый. Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Мин Тукай районы Шилнәбаш авылында яшим, авылыбызның тарихы белән кызыксынам. Безнең илдә, минем туган авылымда, Бөек Ватан сугышы читләтеп үткән бер генә гаилә булса да бармы икән? Шул сорауга җавап эзләп, мәктәбебез музеена юл тотам. Анда мине музей җитэкчесе, Валентина Васильевна, каршы ала. Ул бик игътибарлы һәм уз эшен бик ярата. һәрбер соравыма да җавабы бар.
Мин музейдагы “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дигән стенд янына тукталам. Анда сугышта катнашкан барлык авылдашларымның да исемлеге, алар турында кыскача мәгълүмат, фотолары бар. Монда аларның күкрәкләрен бизәгән орден, медальләр һәм таныклыклар, пыяла астындагы солдат хатлары – барысы да кадерләп саклана. Бу искиткеч бай материал авылдашларымның үлемсез батырлыклары истәлекләре. Бу истәлекләрнең исеме бер генә. Ул – хәтер.
Бөек Ватан сугышына безнең Шилнәбаш авылыннан 172 кеше киткән, шуның 61е генә әйләнеп кайткан.
Бүгенге көндә фронтта башын салып калганнарның да, сугыштан кайткач вафат булганнарның да исемнәре мәктәп йортында урнашкан һәйкәлгә язылган. 172 фамилия…
Алар барысы да, Бөек Җиңүгә зур өлешләрен керткән, минем авылдашларым. Сезнең белән горурланам һәм батырлыгыгызны онытмаска ант итәм! Мин әкрен генә мәктәп музеенда архивлар актарам. Заманча фоторәсемнәр өеме астыннан саргайган хәрби фотосүрәтләрнең почмагы күренеп китә, анда күптән һәлак булганнар да, күптән түгел вафат булганнар да кочаклашып басып тора… Өчпочмаклы хатлар… Шуларның берсе: бу хатны Фёдор Бухарев уз гаиләсенә язган, исән-сау кайтуына аның өмете, ышанычы бик зур булган. Кызганычка каршы ул сугыш кырларында батырларча һәлак була.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ирләр Җиңү белән туган якларына кайталар. Ләкин фронттан бары 61 кеше генә әйләнеп кайта. Алары да я авыру, я яраланган була. Кайберләре шунда ук гаиләләрен алып я Уралга, я Үзбәкстан якларына юл ала.
Авылга исән-сау әйләнеп кайткан сугыш ветераннары авылны күтәрү эшенә керешә. Шуларнын берсе, Беспалов Степан Иванович, ул Шилнәбаш авылында туган. Фронтка 18 яшеннән китә, ике тапкыр яралана. Башта колхозда төрле эшләрдә эшли. 1948 елда өйләнә, ике бала тәрбияләп үстерә. Пенсиягә чыкканчы, авылда янгын сүндерүче булып эшли. Бөек Ватан сугышында курсәткән батырлыгы очен «III дәрәжәдәге Дан» ордены, «I дәрәжәдәге Ватан сугышы» ордены, «Жуков исемендәге» медаль белән буләкләнә.
Беспалов Федор Яковлевич. Ул да Шилнәбаш авылында туган. Сугыш башланганда аңа 35 яшь булган. Беренче сугышчан батырлыгын ул Белорус фронтында, Гдыня шәһәре янында күрсәтә. Беспаловның отделениесе батырларча фашистларның 12 атакасын кире кайтара һәм дошманны күп югалтуларга дучар итә, 3 дошман әсирен кулга ала. 1945 елның 21 мартында 165,0 биеклегендә дошманның тылына үтеп керә, 3 ут ноктасын юк итеп дошманны чигенеп качарга мәҗбүр итә. Алга таба булган сугышларда да Федор Яковлевичнең укчылары агачлыклар арасында бик уңышлы операция үткәреп дошманга зур уңайсызлыклар китерә. 1945 елның 4 мартында ул яраланган взвод командирын алыштыра. Фашистларның «тел»ен алган өчен «За боевые заслуги» медале белән, Карелия фронтының Зур Кариквайвишь тавындагы ДЗОТны туктатып, немец оборонасын өзгәне өчен «II дәрәжәдәге Дан ордены» белән бүләкләнә. Аның юбилей медальләре дә санап бетергесез. Шулай ук ул «Хезмәт ветераны” да. Сугыштан кайткач ул авылда хезмәт куя. 50 нче елларда авыл Советы рәисе булып эшли, лаеклы ялга чыкканчы фермалар төзүдә һәм ремонтлауда эшли.
Кузнецов Демьян Ермолаевич, Шилнәбашта туган. Ул фронтка 1941 елда китә. Ике тапкыр яралана: берсе җиңелчә, икенчесендә уң аягын тезеннән кисәләр. Гвардия өлкән сержанты Кузнецов Д.Е. туган илен яклап көрәшкәндә үзенең батырлыгы белән сугышчыларына һәрвакыт үрнәк була. Үзенең курку белмәс взводы белән Остахово авылын, Павлоград шәһәрен азат иткәндә зур батырлыклар күрсәтә.
Мордвинов Николай Степанович Минзәлә райны Рус Караны авылында туган. Ерак Көнчыгыш фронтында катнаша. Коммунистлар партиясе әгъзасы. Бүләкләре: “Ватан сугышы” ордены, Юбилей медальләре, Хезмәт ветераны. Сугыштан соң Николай Степанович җитәкче вазыйфаларын башкара. 1972 елда аны безнең совхозга директор итеп җибәрәләр. Аның максаты — артта калган хуҗалыкны күтәрергә, авыр хәлдән чыгарырга. Совхоз хезмәтчәннәре дә аны хуплыйлар. Вакыт белән санашмыйча эшләп, ике ел эчендә мөгезле эре терлекнең баш санын арттыралар, эшчеләр хезмәт хакы ала башлый. 5 елдан “Яр Чаллы” совхозы миллионерга әйләнә. Җитәкче Н.С.Мордвиновны “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр, ә хуҗалык Мәскәүдә ВДНХның Почет Тактасына кертелә. Совхоз ул эшләгән 10 ел эчендә зур үзгәрешләр кичерә. Бөртеклеләрдән зур уңыш алуга ирешәләр, сигезъеллык мәктәп, гомуми мунча, күпфатирлы йортлар һәм коттеджлар, административ бина, Мәдәният Йорты төзелә. Үзенең намуслы хезмәте белән авыл халкының ышанычын яулый. Бүгенге көндә, Шилнәбашның бер урамы, аның исемен йөртә.
Дулкынланып, авылдашларымны Хәтер китабыннан күзлим. Йөрәгемдә горурлык хисе көчәйгәннән — көчәя. Менә алар — безнең батырларыбыз, безнең мирасыбыз! Авылыбызның иң кадерләре! Аларның исемнәре мәңгеләштерелгән! Авылдашларыма дан!
Исеңдә тот, аларның син
Сугышларда кан түккәнен
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен
Минем Тукай районы Шилнәбаш авылы халкының Бөек Ватан сугышы елларында ничек яшәве, аларның нәрсә белән шөгылльләнүе кызыксындырды. Иң мөһиме, мин бөтен нәрсәнең тарихка кереп барганлыгын аңладым. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кешеләрнең күргән газаплары да, жимереклекләр дә, ачлык та.
Мин авылыбызда фидәкарь хезмәт күрсәткән фронтовикларның барысын да атамадым. Аларның тарихлары безнең музейда бар. Мәктәп музеебыз 1982 елда эшли башлый. Анда 220 экспонат бар. Музей эшчәнлегенең бер юнәлеше – ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материал туплау. Бүгенге көнда актив рәвештә “Сугыш чоры балалары” экспозициясен тулыландыру өстендә эш алып барыла. Аны китапханәче, Валентина Васильевна Уфимцева, оештыра. Эш дәвам итә…
Низамов Райнур, 14 яшь