XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Һавалардан сәлам юлларсыз

Авыртты, катты авыртты, әмма башкалар янында көчсез булып күренмәс өчен, тешне кысып булса да түзәргә туры килде. Бу “барып чыкмаган очу”дан соң аяклар гына бирешмәсен иде дип теләдем. Озак кайгырып ятарга туры килмәде анысы, малайлар тәгәри-тәгәри көлә башлагач, авыртулар турында онытып, сикереп торасы булды. Аяк астына күз салганда каз канатының икесе ике якта иде. Бу бака туена чит тавышлар да килеп кушылды, ачы көлү тавышлары колакны ярып керә, хурлык, чын хурлык…

Менә шул мәлдә куеласы булган нокта! Инде шул чак, бу хыялдан ваз кичәсе калган. Зәңгәр күк явыз, ак болытлар да явыз, йолдызлар да, барысы, барысы да явыз. Күпме еллар мескен ананың газиз баласын алдап, “буш” хыяллар артыннан йөрткәннәр. Сүнде өмет, сүнде соңгы ышаныч һәм нибары күтәрә алмаслык кайгы калды һавада эленеп.

*********************

Кояшның соңгы нурлары теләр-теләмәс кенә офыклар артына кереп югалды. Күк белән җир янәшә җирдә алсу сары сыр урнашты. Көчле җил әледән-әле кайгылы ананы җирнең бер почмагыннан икенче берсенә кугалап йөрү белән мәшгуль. Озак эзләнүләрдән соң табылды сөекле улы. Моңсу күңеле сыенырга урын эзли торгач, арткы яктагы келәт башына менеп утыруны кулай дип тапкан. Анасының курку белән бергә кушылган ялварулы тавышы яңгыраганда, Аслан инде йокыга киткән булган. Баскыч аша җитез генә менергә тырышкан кешенең, нияте “изге”дән булганын аңлагач, тынлык бозылды.

— Әни, әти чыннан да, болытлар артында булса, безне ничек күрә соң? Ак болытлар аңа безне күзәтергә комаучау итмиме?

— Юк, улым, комаучау итми. Офыклар артыннан гына күзәтсә, үзеңә дә әйбәтрәк була бит. Уйлап кара, әгәр әтиең кешеләр күзенә күренергә уйласа, синең дус малайларың көнләшерләр иде үзеңнән, көнләшүнең яман әйбер икәнен үзең дә беләсең бит.

Гөлсем ана хак сүзләр сөйли, ире Гафар алтынга тиң иде шул, үзе исән булганда берсен дә рәнҗетергә ирек бирмәде, саклап, яклап кына торды. Олысын да, кечесен дә тигез күрә, хөрмәт итә иде. Бу яхшылыкларын шундый тиз онытырга да өлгерделәр мени? Моннан 3 былтыр бер бәндәсе нахакка гаепләп, авыл халкы алдында түбәнлеккә төшереп, гомерен өзде. Әти кешене гаепләми Гөлсем, кирәк иде лә, бу гаделсезлек белән озак кына көрәшеп, нәтиҗәсез калгач, Гафар әҗәлен көтеп тормыйча, бу “якты” дөнья белән үзе саубуллашырга булды…

— Ә төнлә, төнлә әни, йолдызлар булса да, безне күрерме әни? Йолдызларның якты чагылышы аркасында әтигә безне күзәтергә җайсыз булырмы инде? — дип сорады кайгыра төшкән малай, түбә ярыкларындагы меңләгән ак төртеккә үпкәле караш ташлап.

— Төнлә җайсызрак булыр инде, тик әтиең көчле, мондый гына авырлыкларны түзә алыр улым. Әйдә, төшик инде, аның да йоклыйсы килгәндер. Арылган бүген… Кара әле, Аслан, бүтән алай качма, яме, әтиеңә дә ошамас.

— Гафу ит, әни.. Беләсең бит тик-томалдан качмадым мин.

Ана авыр сулыш алды.

****************************

Салкын иртәдә, кояшның нурлары да үч иткәндәй җылылыкны саран гына өләшә. Йокы бүленмәсен өчен чираттан әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп ятарга туры килә. Җиңелде Аслан. Тәрәзә ягына күз салган иде, каршы як күршеләрендә аю биетәләр дисең мени, олысы да, баласы да җыелган. Тиз генә җылы оекбашларын киеп куйды да, күрми калырмын тагын дигәндәй, шунда ашыкты.

— Карагыз әле, карагыз кем килә, әллә Гагарин үземе инде? Канатларың кайда? – Җә, Сәлим, әтәчләнмә, чыгарып бир каз канатларын, анасы эзләп килерлек булмасын. – диде калын тавышлы түгәрәк бер абзый.

Асланнарның күршесе булып туры килгән бу абый гәҗиттән нидер “әвәләп”маташа иде. Аның тирәсендә җыелган балалар сихерләнгән кебек, күзләрен дә алмыйча, җитез куллар ясаган һәр хәрәктне ятлап баралар. Араларында кагәзъ кисәгенә тиз-тиз нидер сырлаучылар да бар. Очкыч ясарга өйрәнүләре икән.

— Менә булды, аңладыгызмы инде? Ясый аласызмы хәзер үзегез? Кагәзь очкычны мин өйрәткән буенча ясасагыз, ул күбрәк ара узар.

“Әйе, әйе аңладык, рәхмәт абый!”, “Кара әле, кара чыннан да, тиз оча, инде кая барып җитте”, “ Рәсим, әйдә, синең белән узыштырып карык әле” диеште шат тавышлар.

— Мә, энем, бусы сиңа булсын инде – диеп, кулындагы очкычны сузды күрше абый.

Аслан, куанып, зур-зур адымнар белән өенә таба атлады, бу очкычны әнисенә күрсәтәсе бар. Аңа ошар иде, мөгаен. Малай үзенең күптәнге хыялы белән дә уртаклашыр, анасы да улын хуплар…

Йорт бусагасын атлап кергәндә үк Аслан әнисенең кәефе төшкәнен сизеп алды, сәер, моңарчы ул берәр җитди хәбәр алганда гына, шулай уйга кала, кайгыра төшә иде. Гөлсем ана бусаганы атлап керергә кыймыйча торган улын күргәч, аңына килгәндәй тиз генә торып басты. Якынгарак килеп, берни булмагандай, улын өстәл артына, иртәнге ашка чакырды. Аналар шундый инде алар. Башларына нинди генә начар хәбәр ишеттерсәң дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, якыннары хакына түзем булып калырга тырышалар. Бүген дә малай әнисенең эшендәге авырлыклары турында хәбәрдар булмый калды. Гөлсем авылдагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кичә кич белән ашыгыч рәвештә аны эш урынына чакыртып алдылар. Балаларның мондагы ризык белән агуланулары турында әйттеләр, Гөлсемгә башка хезмәткәрнең хаталары өчен, нахакка гаепләп, шелтә белдерделәр. Барысы да шулай җайсызга туры килгән, мин түгел идем дип, гаделлекә дә чыгып булмый, ичмасам…

— Гариф абыйларыңда аю биетәләр мәллә? – дип уены-чыны белән сүз башлады Гөлсем ана, өстәл артына утырыр алдыннан. – Балалар бик күп җыелган.

— Ююк, аю биетмиләр – дип көлеп куйды Аслан. – Күрше абый безгә кагәзь очкыч ясарга өйрәтте, үзенекен миңа бирде. Менә, әни, кара! Шәпме?

— Ай һаай! Әйбәт килеп чыккан бу! Тиз дә очадыр әле, әйеме?

— Әйе, әни! Миңа бик ошады. Ничек ясалганын хәзер үзем дә беләм инде.

-х Әни, беләсеңме нәрсә?

— Нәрсә, улым?

— Мин зур үскәч менә шундый текә очкычка утырып, зәңгәр болытлар янына очачакмын. Әти минем килгәнне күптән көтеп торадыр инде. Аңа озак көтәргә ирек бирмәм. Мәктәпне укып бетерермен дә, очучылар әзерли торган югары уку йортына керермен. Әтине тизрәк зәңгәр болытлардан алып кайтасы иде.

Ана кеше берни дәшми, улына бары җылы карашын гына төбәде.

**********************

(17 ел гомер узгач)

— Гөлсем, күрше, Аслан кайтмадымы әле? Шимбә кайтасы дигән идең…

Кем булды бу дисәң, күрше Гариф абзый икән. Гөлсемнән улының кайчан кайтасын инде сораса, 3 тапкыр сорагандыр. Ашыгыч ни бар, булышырга дип чакырмакчы булганмы?

— Юк әле, Гариф абый, менә төшке ашка кадәр калага кайтып җитәргә тиешбез дип хәбәр иткән иде. Бер көн кунып, икенче көн иртән китәсе булыр инде, эштән бу атнада бер генә көн ял бирделәр. Авылда теләгәнчә озаккарак калып булмас шул бу арада ди. Кайткач, кереп чыгыр яныңа, Асланга әйтермен.

— Әә, яхшы, бик яхшы, күрше, рәхмәт.

Озак көттермәде улы да, төшке ашка гына кайтып җитә алырбыз дисә дә, сәгать 11ләрдә өйдә иде инде. Күрше абзый арткы яктагы койма ишеген рәткә китерәсе булган, шуңа ярдәмгә Алсанны да чакырган.

Бу бер көн бик тиз узып китте. Егет авылында озаккарак калырга теләсә дә, кире калага юл тотасы була. Кичә үк әнисенә очкыч аппаратларын сынап карарга чакыруларын әйткән иде. Бу мөһим эшне бүген эшләп куйса әйбәтрәк булыр кебек тоелды аңа.

— Саклык белән эш итә күр инде, улым, бер үк.

— Борчылма инде, әни, беренче генә тапкыр очуым түгел бит инде, үземнең булдырачагымны беләм.

— Ярый, ярый улым.

— Әни

— Әү, улым. Ни әйтергә теләгән идең?

— Бу атнада кайтканда әтине дә алып кайтырмын. Акыл кертергә тырышмассың инде, үз сүзендә тормаган егет, егет мени соң… — Аслан анасы урынына авыр сулап куйды.

— Ни әйтим, сине хуплыйм димим. Әтине алып кайтырмын дигәндә нәрсәне күз алдыңда тотып әйтәсеңдер. Инде бала-чага түгелсең, 19 ел элек җир куенына озаткан атаңны, бик теләсәң дә, алып кайта алмассың инде — ананың аптыраулы карашы, өметсезлеккә алышынды.

Әйе, бу сүзләрне әйтеп егетнең башына бер ни рәтле фикер килә алмады. Әтине алып кайтам имеш, кайтмаска дип киткән җирдән кешене ничек кайтарып булсын соң? Сүземдә торам ди бит, бәлкем булыр әле, матур нәтиҗәгә ирешә алыр?

**********************

“Гөлсем, бик бетершмә инде син, авыр вакытлар булмый калмый инде ул, түзәргә кирәк!” Өйдәге бу ят тавыш шундый ихлас, кызганулы булып яңгарды. Әйе, әлеге кешенең Гөлсем ананыкы кебек күтәрә алмаслык кайгы кичергәне булмаган ахрысы. Ихлас булса да, сүзләре уйландырырлык түгел. Авыр вакытлар тормышында болай да бик күп булды инде. Нигә һаман түзәргә тиеш ул? Элек ире Гафар үлгәч тә күпне күрергә туры килде, анда инде улы хакына бирешмәде. Ә хәзер? Хәзер кем хакына түзәргә? Барысын ташлап качарлык әйбере дә калмады. Ышанычы үлде, соңгы өмете, газизләрдән газиз улын әтисе алып калды. 48 ел гомере эчендә беренче тапкыр чып-чынлап үпкәле иде ул иренә. Баласы белән үзен ташлап китү җитмәгән, инде хәзер улын бөтенләйгә дип тартып алды. Каһәр суккан болытлар! Кагәзь очкыч… Барысы да инде алдан төзеп куелганын аңлады ана.

*****************************

Төнге күкне күзәтергә дип әти кеше кечкенә улын да алып чыкты. Әле моңарчы улының йолдызларны болай кызыксынып күзәткәне булмагандыр.

— Әти, ә менә бу яктагы йолдыз нигә шундый якты булып яна ул? — диеп, искерәк сарай өстенә төртеп күрсәтте малай.

— Кая, башкалары да шундый ук якты бит. – дип елмаеп куйды әтисе.

— Ююк! – дип сузды малай. — монысы башкаларыннан яктырак! Нигә? Нигә әти?

— Башкалар аны онытмасыннар өчен ул, улым! – әти кешенең йөзендә тагын җиңел елмаю барлыкка килде.

— Әнә, янында тагын бер якты йолдыз балкыды, тегесеннән кечерәк күренә.

Йолдызлар саный-саный малай инде йокыга да талган иде. Ярар, йокласын инде, бүген печәннән кайткач та, йокымсырап йөргән иде диеп әтисе нәни Асланны кулларына алды. Ә йолдызлар бу күренешне искә төшереп, тагын да яктырак балкыдылар.

Сабитова Азалия Ленаровна
Страна: Россия
Город: Арск