Атлы татар малае
Мин атларны бик яратам,
Беләм инде, аңларсыз.
Авылда ямь калмас иде
Тугры дуслар-атларсыз.
Чишмә суын татыр өчен
Төшәмен чишмәгә мин.
Күргәнегез бармы сезнең
Колыннар кешнәгәнен!
Бабай әйтә: — Атсыз кеше,
әйтерсең кош канатсыз:
Яшәмәгән, яши алмый
Татар малае атсыз.