Ашыкмыйм!
—
Мәхәббәтне матур диләр,
Кайлардан була табып.
Уналты яшь инде миңа,
Яратырга күптән вакыт.
—
Мәхәббәтне шулай озак,
Эзләдем дә эзләдем.
Бар дөньяны яратам бит,
Шуны аңлап түзмәдем.
—
Иң мөһиме әти, әни!
Хисләрдән йөрәк тулыр.
Ә кызлармы, кызлар алар,
Ашыкмыймын, әле булыр!
—
—
Ышансагыз иде…
—
Сиңа ихлас ышансалар,
Бар да җиңеләя кебек
Бишлесе дә алынадыр,
Бәйгедән дә кайтам көлеп.
—
Тик буладыр шул вакытлар,
Күңелләргә шик төшә,
Әти-әни, укытучы,
Нишләптер өчле көтә.
—
Әзерләнәм, югыйсә, мин,
Тырышам, көчне куям.
Шул ук вакытта җилкәмдә,
Авыр-авыр таш тоям!
—
Сез ышансагыз иде бит,
Мин дә ышанам сезгә.
Бергә булсак, бердәм булсак,
Җиңәрбез һәрчак без дә.
—
—
Үзебезне тикшерик!
—
Әйләнәдә бар да гади,
Кулны көрәштергән кебек.
Кайсыларын син җиңәсең,
Кемдер сине куя бөгеп.
—
Мин бит һәрчак иләс инде,
Ышанам бар әйбергә.
Ә башкалар таптап китә,
Өлгермим сүз әйтергә.
—
Иң кызыгы бу тормышта,
Син һәркемгә кирәк кебек.
Үзең ярдәм сорасаңмы?
Качып бетәләр, көлеп!
—
Бу дөньяда бар да гади,
Бары бер көзге сыман.
мин үзем дә шундый икән,
Гаҗәпкә калып торам!
—
Болар бар да төзәлсенгә,
Нишлик соң, нәрсә эшлик?
Җавап гади, кешене түгел,
Үзебезне тикшерик!