XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Апай-сеңел маҗарасы

Бервакыт өй янганын

Тыңлап кит әле, дустым.

Хикәя синең өчен

Гел сабак булып торсын.

Ике кыз: апай-сеңел,

Калгач үзләре генә,

Өйдә туристлар булып

Уйнадылар шул менә:

Таптылар алар шырпы,

Яктылар өйдә учак,

Утын урнына гәҗит

Ташладылар бер кочак.

Өстәл астында учак

Зурайганнан-зурайды,

Гәҗитләрдән идәндә

Инде көл генә калды.

Учактагы бит утның

Тамагы бик ач булды,

Инде менә өстәлдән

Бары күмерләр калды.

Курыкты шулчак кызлар,

Белмиләр тик нишләргә —

Калыргамы, качыргамы,

Учакны сүндерергә?

Шул вакытта кызларның

Башына бер уй килде —

Чәйнектә булган суны

Алар учакка сипте.

Ләкин никтер чәйнектә

Су бик аз булып чыкты,

Шуңадыр учактагын

Сүнмәде — ул зурайды.

Алып килделәр яулык —

Яулык та янып бетте.

Өй уртасында учак

Януын дәвам итте.

Алып килделәр юрган

Сүндерәбез дип, каплап.

Учакның ни эше бар —

Юрганны алды ялмап.

Курыкканнан-курыкты

Ике кыз: апай-сеңел.

Инде менә учакны

Һич сүндерерлек түгел.

— Тизрәк качырга кирәк,

Калдырыйк та учакны,

Үзебез дә янабыз! —

Әйтте бер кыз шул чакны.

Кызлар озак тормыйча,

Йөгерделәр урамга.

Чыгып качу уе гына

Кызларны бит коткара.

Өй янып бетте ул көн

Кызларның күз алдында.

Менә шундый хикәя

Турист кызлар турында.

Өй янып беткәненә

Кемнәр, нәрсә гаепле?

Кызлар үзләрендәге

Аңладылар гаепне.

Бары тик бер шырпыдан

Барлыкка килде янгын.

Мондый бәла-казалар

Булмасын иде тагын!

Гафурова Марьям Маратовна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы