Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Җанлы табигать.

Табигатьнең җаны бар дияләр,

Чишмәләр дә елый кайчакта.

Чүпкә батып, агып чыгарына

Юл калмаса агач улакта.

Чык суында мунча керә үлән

Кояш нурларына кипшенеп,

Агачлар да тере җан икәнне

Аңлаталар җилдә селкенеп.

Сулыкларда балык чупыр-чупыр,

Йорт казлары йөзә янәшә.

Ата мәче тычкан тотып алган

Яшәү белән тамак көрәшә.

Табигатьтә бар да аңлаешлы,

Шайтан таягы да файдалы.

Зәңгәр күктә болыт куерганда

Яшен яшьнәп яңгыр явасы.

Кыш артыннан язлар киләсен дә,

Иртә таңнан кояш көләсен,

Белеп яшәү рәхәт бу дөньяда

Ә чишмәдә чүпләр ник кала,

Рәнҗемәсме, табигать ана?

Яруллина Зарина Маратовна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 18.09.2010
Место учебы: МБОУ"СОШ 2" ЕМР РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Елабужский муниципальный район
Город: Елабуга