XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Җанга якын кешем

                                                                       

Җанга якын кешем

Танышу

Быел белем көнен башка елларга караганда да көтеп алдым. Мәктәп сагындырган. Әллә коронавирус аркасында дистанцион уку үзенекен итте. Ни дисәң дә, биш айга якын мәктәпкә барган юк, сыйныфташларны да күрәсе килә.

Безнең мәктәп — шәһәрдә иң яхшыларының берсе. Бассейны да бар, инвалид балалар өчен укырга да мөмкинлекләр тудырылган, яңа; төрле бәйгеләрдә дә беренчелекне бирми, укытучылары да әйбәт. Шуңа да безгә ел саен яңа укучылар өстәлеп тора. Шәһәрнең икенче башыннан да килеп укучылар бар. Быел безнең сыйныфка да яңа укучы килгән иде. Беренче сентябрь көнне ыгы-зыгы белән мин аңа әллә ни игътибар итмәдем. Ә икенче көнне ул мине үзенә җәлеп итте. Гадәттә, мин беренче булып танышырга яратмыйм. Ләкин бу озын буйлы, пөхтә киенгән, төпсез кое кебек уйчан коңгырт күзле егеткә битараф кала алмадым. Нәрсәсе беләндер үзенә тартты ул мине. Әйтерсең лә күренми торган җепләр бәйли иде безне. Җанга якын кешем кебек иде ул минем. Сыйныф җитәкчебез беренче дәрестә үк яңа укучы белән таныштырды. Шәһәргә яңа күченеп килгәннәр икән. Исеме — Тимур. Фамилиясе дә минеке шикелле, җитмәсә. Тәнәфес вакытында уңайлы вакыт табып, аңа эндәштем.

-Сәлам!

-А…э, привет.

-Ты знаешь по-татарски?

-О-у… әйе, әлбәттә, гафу ит, каушап киттем…

— Борчылма, барысы да әйбәт!

— Мин — Тимур ,ә син?

— Язгөл, танышуыма шат…

— Мин дә.

Ул да түгел, дәрес башлануны хәбәр итеп, кыңгырау чыңлады. Дәрес буе Тимур турында уйлап утырдым. Бер генә егеткә карата да мондый хисләр кичергәнем юк иде, Тимурдан яктылык бөркелә, ул ягымлы, акыллыга да ошаган.

Дус дигәнем, көндәшме?

Өйгә кайткач та, күз алдымнан китмәде ул минем. Яңалыгымны тизрәк әнием белән бүлешергә теләдем.

– Әни, әни, безнең сыйныфка яңа егет килде! Тимур. Ул шундый матур, озын, ә күзләре… Әни, мин аны ярата башладым бугай, бер күрүдән гашыйк булу әллә шулай буламы икән?

Әни минем сүзләргә артык игътибар бирмәде бугай, телефоныннан күзен алмый гына, егетләр турында уйлап, укуың турында онытма, кызый, БДИ бирәсең бар, дәресләреңне кара, диде.

Тимур белән дәресләрдән соң вакытны бергә уздыра башладык. Мәктәп янындагы паркта еш йөри идек. Кайсы көнне безгә дустым Алсу да кушыла. Ул да Тимурга битараф түгел иде ахры. Берсендә аларны паркта икесен генә күреп бөтенләй ачуым чыкты. Алсу Тимурның иңнәренә кагыла, алар көлешәләр иде. Көнләшүемнән эчем янды, йөрәгем ныграк тибә башлады. Кире китәрмен дигән идем дә, болар мине күреп алдылар. Берни булмагандай яннарына барырга туры килде. Алсу белән беренче сыйныфтан бирле дуслар идек. Аңа бөтен серләремне сөйлим, тик Тимур турында әйтмәгән идем. Ул көнне өчәү йөрдек. Ни хикмәт Алсу белән гел сүзгә килдек. Мин аны үземнең көндәшем кебек хис итә идем. Алсу үзе дә бу мөнәсәбәткә аптырады бугай. Тимур киоскка туңдырма алырга киткән арада миңа сораулар бирә башлады:

— Син, Язгөл, әллә нинди бүген, әллә Тимур белән икегезне генә калдырмаганга ачуландың инде?

— Юкны сөйләмә, яме. Бәлки сезнең икәү генә каласыгыз килгәндер.

— Син Тимурны яратасыңмы әллә?

— Алсу, саташтыңмы әллә? Кирәкми миңа Тимурың.

Безнең әйткәләшкәнне Тимур да сизде бугай. Кызлар, тынычланыгыз, дип безгә туңдырма сузды.

          Алсу белән озак вакыт сөйләшми бардык. Ә Тимур сөйләде дә сөйләде. Үзенең әнисе белән авылда яшәвен, көтү көтүләрен, болында печән җыюларын, бәбкә саклавын, көнбагыш, борчак җыярга баруларын, аннары Казанга күченеп килүләрен. Тимур әнисе белән яши икән. Әтисе аларны ташлап киткән. Безнең Алсу белән ачуланышканны күреп гыйбрәтле бер хикәя дә сөйләде:

          — Кызлар, агачка кадак какканыгыз бармы? Ул кадакны суырып алсаң, урынында нәрсә кала? Тишек, кадак эзе. Менә кеше күңеле дә шулай, авыр сүзләр әйткәч, тирән ярасы кала. Ахырдан гафу үтенсәң дә, йөрәктәге җәрәхәт төзәлмәскә мөмкин. Шуңа да юкка ачуланышмагыз. Сез бит якын дуслар, диде ул безгә. Без дә Алсу белән уйланып калдык. Ләкин барыбер аның белән элеккечә аралаша алмадым.

  • Юл һәлакәте

Ата-аналар җыелышыннан әни бик борчылып кайтты. Әллә минем турында берәр сүз әйттеләрме икән, дисәм, сәбәбе мин түгел идем ахры. Әни әти белән шыпырт кына нидер сөйләштеләр. Аларның бүлмәсеннән өзек-өзек кенә сүзләр ишетелде:

          — Күченеп килгән, хәзер нәрсә була, Тимур да Казанда… Сүз нәрсә турында барганын юньләп аңламасам да, Тимурны телгә алганнарын ишеттем. Ләкин миңа берни дә аңлатучы булмады.

          Тимур белән мөнәсәбәтләр элекечә иде. Алсу да минем аңа карата хисләремне аңлады бугай, арабызга керми башлады. Без Тимур белән Иске Татар бистәсендә дә, Бауман урамнары буйлап та йөрдек. Мин аны Казан белән таныштырдым. Сөембикә манарасы янына килеп җиткәч, кирпеченә кулны куеп теләкләр теләдек.

          — Ә син беләсеңме, Сөембикә Явыз Иванга бу манараны җиде көндә төзеп бетерсәң, сиңа кияүгә чыгам, дигән булган. Аннары үзе шул җиденче кат манарадан сикереп үлгән…

          — Язгөл, бу бит — риваять кенә. Тарихчыларның күбесе бу манараны Казан ханлыгы вакытында түгел, күпкә соңрак төзелгән, диләр. Сөембикә дә аннан сикермәгән.

— Тик экскурсоводлар шулай сөйли бит.

— Сөйли инде. Туристларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк бит. Алар Сөембикәнең сикергән урынын да күрсәтәләр әле.

          Тагын бер рәхәт көн үтеп китте. Тимурга көн саен якыная идем. Аның акыллы булуына сокландым. Әни генә Тимур турында сөйләвемне яратмады бугай. Никтер гел миңа аннан ераграк торырга кушты. Әти дә, әни дә соңгы арада борчулы иделәр.

          Бу көнне иртәдән яңгыр койды. Көзге җил сары яфракларын бөтереп ала да, рәхәтләнеп чабаклаганнан соң, җыелып торган сулыкка тотып ата. Аннары рәхимез яңгыр тамчылары шул яфракны тагын изә, тишәр дәрәҗәгә җитеп ява. Бу көнне Тимур укырга килмәде. Мин үземә урын таба алмадым. Аның кайда икәнен белми идем, телефонын да алмый. Соңрак мәктәптә хәбәр таралды, имеш, Тимур юл һәлакәтенә эләккән. Мәктәпкә барганда, аны машина бәргән. Тимурны хастаханәгә озатканнар. Мине яшен суккандай булды. Үземне кая куярга белмәдем. Дәрестә ниләр сөйләгәннәрен дә хәтерләмим, миңа нәрсә әйткәннәрен дә ишетмәдем. Йөрәгем урыныннан чыгар булып типте. Тизрәк Тимур янына йөгерәсем, аңа ярдәм итәсем килде.

Сер

          Өйдә мине әти белән әни көтә иде. Алар мине хастаханәгә алып киттеләр. Тимур янына барасыбызны белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Тимурга кан таләп ителә икән. Безнең каннар бер төркем. Шуңа да Тимурның әнисе минем килүемне үтенгән. Ни өчен безнең каннар бер төркем, ник фамилиябез бер? Бу хакта мин уйламадым да. Минем өчен иң мөһиме – Тимурның савыгуы, аякка басуы иде. Аңа операция ясадылар. Аллага шөкер, барысы да уңышлы узды. Ләкин Тимурга мәктәпкә килергә ярамый иде әле. Аны укытучылар өйгә килеп укыттылар. Ә бер көнне әти-әни белән бергә без Тимурларга аның хәлен белергә бардык.

Бу көнне безгә иң зур серне ачтылар.

           – Балалар, без сезгә күптән яшереп йөрткән серне ачарга тиешбез. Бер фамилиядә булуыгыз юктан түгел, сез — туганнар, – диде әти. Башта бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенми тордым. Ничек инде, әллә шаярумы бу? Менә ни өчен мин аны беренче күрешүдән үк якын иткәнмен? Якын кешемне йөрәк сизгән. Җанга якын кешем бит ул. Баксаң, әти, әни белән өйләнешкәнче, бер кыз белән очрашып йөргән булган. Ул хатын әтидән балага узган. Тимур — шул мәхәббәт җимеше. Тик язмыш аларны аерган. Бергә булырга насыйп булмаган. Аннары әти, Казанга килгәч, әнине очраткан, алар өйләнешкәннәр. Мин туган. Тимур белән безнең яшь аралыгы ун ай. Әни бу хакта белгән. Әти Тимурны тәрбияләргә булышырга теләсә дә, әнисе каршы килгән. Хәзер менә юл һәлакәте килеп чыккач, чарасыз калган ана безгә мөрәҗәгать итәргә булган. Мәхәббәтем дип уйлап йөргән кешем әнә шулай көтмәгәндә абыема әйләнде. Сөйгәнемне югалтканга көенсәм дә, туганым табылганга сөендем. Тимур да әтисен тапканга шат иде. Без аларга кунакка ешрак йөри башладык. Соңрак ике гаилә татулаштык.

          Бу вакыйгалардан соң һәрберебезнең күңелендә юшкын булса да, вакыт аларны юар әле. Вакыт яраларны дәвалар.

          Җанга якын кешем генә янәшәмдә булсын.

Музаффарова Язиля Рамилевна
Страна: Россия
Город: Казань