Мин, дәресләремне тәмамлап, чишенү бүлмәсенә кергәндә, абый анда иде инде.Ул көн дә шулай мине көтеп тора. Без, икәүләп, күрше авылдан килеп укыйбыз.Менә бүген дә рюкзакларыбызны аркага ыргыттык та , юлга кузгалдык.Мәктәп буфетыннан алган өчпочмакны, яртылаш бүлеп, абыйга тоттырдым.
Бүген көн җылы.Кичә яуган яңгырдан соң һава бик рәхәт . Курткаларыбызны чишеп, өчпочмакны ашый-ашый кайтабыз.Минем абый күп сөйләшми, юл буе мин сөйлим.Менә бүген дә абыйга физкультура дәресендә Айдарларны ничек җиңүебез турында сөйләргә туры килде.Абый футбол уйнарга яратмаса да, мине тыңларга тырышты.Ул үзе китапханәдән чыкмый.Бөтен китапны укып бетергәндер ул, билләһи. Татар теле укытучыбыз Илгизә Фоатовна әсәрләр укырга куша ,ләкин мин китапханәгә керергә гел онытам.
Авылны чыгып, кыр аша кайтабыз.Биек кукурузлар үскән кырда бер көтү сарыклар ашап йөри. Эхе, тәмле урын тапканнар болар!Сарыклар күп түгел. Әнә бер зур мөгезле ак сарык янында шундый матур кечкенә генә аклы-каралы бәрәннәр сикерешеп йөри.Эх, бу шаян бәрәнне тотып алсаң иде.
-Абый, мә әле сумканы,әнә теге кырыйдагы бәрәнне тотып, хәзер сиңа китерәм,-дидем
— Раяз, кирәкми, нишлисең ,син?!-дип аптырап карады абый.
— Мин Айдарларны җиңгән кеше!-дидем дә, бәрән артыннан йөгердем.Бәрәнем башта куркып китте,тып-тып сикереп куйды.Аннан китте чабып, китте чабып.Кечкенә генә тояклары белән терт-терт оча гына Мин дә калышмыйм.Мәктәпнең беренче футболисты ич мин!Калган сарыклар тирә-якка сибелделәр.Аренада калган көрәшчеләр кебек бәрән белән икәүдән-икәү.Бәрәнем басу кырыйлап чапты –чапты да кискен генә борылып, юл аркылы сикерде.Ә юлда кичәге яңгырдан соң җыелган су ялтырап ята.Миңа бәрән артыннан зур тизлек белән йөгергәнгә туктап калуы җиңел булмады.Мин дә сикердем.Башта уң аягым белән пычрак буйлап шуып бардым.Аннары аягым түмгәккә бәрелеп, битем белән күлдәвеккә барып чумдым.Пычрак судан башымны күтәреп , күзләрне ачканда бәрәннән җилләр искән.Тирә-якта бер сарык та күренми.Бары тик абый гына :
— Әнигә нәрсә әйтәбез инде ?!-дип еларга җитешеп тора иде.
Юлда абый белән сүз берләштек : әнигә юлда таеп егылдык диябез.
Өйгә кайткач, әнидән эләкте эләгүен.
Икенче көнне укудан кайтканда сарыклар күренмәделәр.Абый кукурузлар яныннан үткәндә мине үртәп алды:
-Бар , кызгансыңдыр, азрак су коенып чык ,-дип, күлләвеккә күрсәтте.
Эхе, кичә әнидән әз эләккән иде! Мин сүзсез генә абый артыннан иярдем.Бервакыт артта кукуруз арасында нәрсәдер кыштырдагандай булды.Мин борылып карарга да өлгермәдем,чөнки ул вакытта балалар каруселендә әйләнә идем инде.Зур мөгезләре белән эләктереп , сарык мине бер –ике тапкыр әйләндерде дә,кичәге күлдәвекнең уртасына футбол тубы шикелле тотып ыргытты.Таныш пычрак суга тагын битем белән барып кадалдым.Күлдәвектән чыгуы авыр булды, чөнки арт як бик авырта иде.Чалбарның арты да юкка чыккан.Шулай таланган чалбар белән , пычракка батып , өйгә кайтып кердек.Бүген инде әнигә барысын да сөйләп бирдек.Әни ,авыр сулап:
— Шулай , улым, баласы өчен ана арыслан утка кергән,- диде дә, пычрак киемнәрне юарга алып китте.