Шифаханә палатасы. Алар икәү:ана һәм бала. Бала — үлем кулында,
язмыш карамагында. Ул хәрәкәтсез, хәтта сулаганы да сизелми. Әйтерсең
бала түгел, ә җансыз курчак. Ә ана уяу. Ул инде ничәнче көн керфек тә
какмый, газиз баласы, Гөлсеме янында. Үлем белән көрәшүче, төрле
трубкаларга чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып, тын гына утыра
ул. Аерылса, кызчыгы үләр төсле тоела анага.
Палатага борчулы йөзләрен авыз япмаларына яшереп, табиблар кереп
чыга. Шәфкать туташлары йөгерешә. Алар үз эшләрен белеп, төгәл
башкаралар, тик түшәктәге кыз бала гына һаман күзләрен ачмый, аңына килә
алмый. Юл фаҗигасыннан соң инде өченче тәүлек үлем тырнагыннан
ычкына алмый, һушсыз ята бирә. Югыйсә, җәрәхәтләре дә күп түгел, сынган
буыннары да төзәлерлек.
Табибларның үзара пышылдашуларын да, сәер сөйләшүләрен дә бик
яхшы аңлый ана. Бүген дә һушына килмәсә, Гөлсемнең якты дөнья белән
саубуллашуы да ихтимал. Ана күңеле сер бирми. Хәрәкәтсез гәүдә янында
яткан хәлсез кулларны учларына кысып утыруын белә. Өмет дигән зур
төшенчә ташламый аны. Күрше палаталардан мескен ананың хәлен белергә,
күңелен күрергә авырулар керә, әмма аның бөтен игътибары Гөлсемгә
юнәлгән. Менә тагын күрше палатадагы Фәндәлия апа күренде.Озак кына
сүзсез карап торганнан соң, хәсрәттән суырылып, йөзе агарып калган ана
янына атлады.
-Син, кызым, сөйләш аның белән. Болай сүзсез утырма.Сөйләш.
-Их, ничек сөйләшим, ул бит аңында түгел?!
-Барыбер сөйләш, бертуктамый сөйләш. Тавышыңны өзмә. Син бит аның
газиз анасы. Бәлки, ул синнән сүз көтеп ятадыр…
-Ишетми ул, йоклый да йоклый…Берни дә эшли алмыйм. Табиблар да
өметләндерми…
Фәндәлия апа сагыш тулы ананың күзләренә керердәй булып:
-Барыбер сөйләш, яшәү өметеннән өзмә балаңны. Синең сүзләрең аны бу
якты дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер юл булыр. Күнелең ни тели,
шуны сөйлә, ул сине ишетәчәк.
Ана сискәнеп куйды, әйтерсең ул тирән йокысыннан уянды. Кайнар күз
яшьләре яшь ананың шул көннәрдә генә барлыкка килгән сизелер — сизелмәс
җыерчыкланган бите, кипкән иреннәре буйлап эз салды. Әйтерсең җәрәхәтле
күңеле Фәндәлия апаны гына көткән, инде ананы беркем дә туктата алмас,
әллә соңга калудан, әллә нәрсәнедер әйтергә онытудан куркып, йотлыгып-
йотлыгып тезеп китте:
-Беләсеңме, кызым, мин бит синең әниең, тоясыңмы? И балам…газиз
кызыбыз бит син, бердәнберебез…Син тугач, әтиең сиңа үз куллары белән
бишек ясады. “Минем кызымның бишеге кебек бишек беркайда да юк”, дип
мактанып та алды. Бар тапканы, тырышканы синең өчен иде, кызым.Чөнки
син безнең бик озак көттереп килгән бәхетебез шул. Әтиең эштән кайтканда
беркайчан да буш кул белән кайтмады. Кесәсендә һәрчак сиңа бүләге булды.
Күз карасыдай саклады сине. Мәктәп сәхнәсендә җырлап җиңү яулаган саен,
горурлыгы эченә сыймый иде. Җае туры килсә дә, килмәсә дә “Минем кызым
шул, булдыра”сүзләрен кабатлады. Сөенеч һәм шатлыкларыңны уртаклашу
өчен, эштән кайтуыбызны түземсезлек белән көтә идең. Кайткач, сөйләшеп
туя алмый идек, хәтерлисеңме, кызым? Әтиең килгәнче ач күзләреңне, балам,
сөендерик үзен. Ана кеше сөйләде дә, сөйләде. Баласының зәгыйфь, ябык
кулларын угалап, бөтен җан җылысын түкте. Ничә көн җигүдә торган
хисләренә юл куйды.
-Бервакыт урамнан мәче баласы алып кайттың. Ач, ябык, пычрак иде ул.
Шул мәчене өйдә калдыру өчен ниләр генә эшләмәдең, барыбер синеңчә
булды. Ә үткән җәйдә бакчадагы роза чәчәкләрен өзеп, күрше кызына
биргән идең. Имеш, аның әнисе авырый. Имеш, чәчәкләр авыру ананы
терелтә. Үзем сине орышсам да, эчемнән сөендем. Күңелеңә мәрхәмәтлелек
орлыклары салганбыз, дөрес тәрбия биргәнбез.
Кинәт ананың карлыккан тавышы бер мәлгә тынып калды. Ялварулы
күз карашы нарасыеның эчкә баткан ярымачык күзләренә тап булды. Гөлсем
берни булмагандай калтыранган зәгыйфь тавыш белән:
-Әнием, ә әти кайда?- дип сорады. Палатада алар икәү: ана һәм бала. Ана
сүзнең көченә ничек ышанмыйсың?