Җәй…Тарлау дигән бер якта булган, ди бер Кушкар исемле авыл. Калын урманнары, яшел болыннары, саф чиста чишмәләре һәм тырыш, эшчән кешеләре белән дан тоткан бу авыл. Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел, дип сөйли мондагы халык.
Бу авылның гүзәл бер почмагында Хәтифә әби белән Мөсәвир бабай яшәгән. Ишегаллары чиста,бакчаларында чәчәкләр гөрләп үсә, ди. Бер чәчәктән икенче чәчәккә кунып, күбәләрләр оча. Ишегалдында чуар тавык та үзенең чебиләре белән тибенә-тибенә азык эзләп йөри.
Бер заман бу авылга карчыга ияләшә. Ул, бакчага чыгып, бөҗәкләр ашап йөргән тавыкларны, очлы томшыклары белән кадап алып, оядагы балаларына ташый башлаган. Бөркөнне шулай Хәтифә әбинең кош-кортлары һәм чуар тавыгы чебиләре белән бакчага чыккач, каяндыр, агачлар артыннан, канатларын кага-кага карчыга килеп чыккан. Чуар ана тавыкның йөрәге нидер сизгәндәй була, һәм ул үзенең сары чебиләренә салам астындагы ярыкка кереп посарга, дип хәбәр бирә. Сап-сары чебиләр тиз-тиз генә, йөгерешә-йөгерешә, салам астына качалар. Ә карчыга якынлашкан саен якынлаша бара. Чуар тавык һөҗүмгә әзерләнә, кабарына. Карчыга килеп җитүгә үк, сугыша да башлыйлар. Тора-бара чуар тавыкның хәле бетә, ә җиңә алмаслык карчыга тавыкның башын чукырга тотына. Шул вакыт Мөсәвир карт бу хәлне күреп ала да, җирдә яткан ташлар белән карчыганы куарга тотына.Мөсәвир карт, тавыкның чебиләрен күрмәгәч, карчыга алып киткән, дип әбигә исән калган тавыкны кертеп бирә. Күз карасыдай саклаган кошларын, дәвалап, урамга чыгара алар. Тавыкның чебиләренә эндәшергә бөтенләй хәле калмаган була.
Кич җитә. Чуар тавык акрынлап аягына баса һәм аваз сала. Аның тавышын ишеткән сап-сары чебиләр, тезелешеп, салам астыннан пульт-пульт итеп чыга башлыйлар. Боларны карап торган Хәтифә әби белән Мөсәвир бабай бик шатланалар. Чебиләр әнкәләре янына килеп, канат астына кереп китеп, йокыга тала. Шул вакытта гына чуар тавыкның йөрәге тынычлана һәм аны, йокы басып, ул әкрен генә күзләрен йома.