Җан авазы
Китап киштәләрен тузан баскан,
Моңсуланып ята китаплар…
Теле булса, алар әйтер сымак:
“Безләрдә бит гыйлем нуры бар!
Эзләгез сез бездән серле сүзләр,
Энҗе-мәрҗәннәрне чүпләгез!
Ялгызлыкта безне тилмертмәгез,
Болай дәвам итсә, түзмәбез!”
Китапларны сыйпап, кулга алдым:
Тукай, Әмирханнар язмасы.
Нигә икән шушы хәзинәне
Оныта бара адәм баласы!?
Муса сыкрауларын ишеттем күк
Моабиттан кайткан җыр аша.
Такташ язган каен урманнарын
Кичеп чыктым адаша-адаша.
Туфанның да йөрәген бәйләргә дип,
Кулларымны уып җылыттым.
Соңардым шул бераз юатырга
Дулкын чәчле мишәр агасын…
Соңардым шул бераз, соңардым шул,
Басып алды айфон дөньясын!
Айфоннардан кадерлерәк китап –
Барлык кеше шуны аңласын!
Шул минутта серле сихри тавыш
Сискәндереп мине җибәрде;
Әйтерсең лә, китап киштәләрен
Дер селкетеп, туфан күтәрде:
“Онытмагыз безне, кадерләгез,
Сезгә мирас итеп калдырдык:
Саклагыз сез телне һәм милләтне,
Бездән киләчәккә тапшырып!”
…Тукай, Җәлил, Туфан китаплары –
Җылысын мин тоям кулымда.
Киләчәккә мирас булып күчсен –
Җаваплылык безнең буында!