Амур
Минем йомшак песием бар,
Исеме аның «Амур».
Үзе наян, үзе шаян
Тәпиләре дә матур.
Көне буе йокламый ул,
Уйныйдыр минем белән.
Төнлә йокларга ярата
Кечкенә сеңлем белән.
Амурны без яратабыз,
Шаяртабыз, көләбез.
«Әйдә, бергә уйныйбыз!»-дип
Урамга йөгерәбез.
Песиебез бик акыллы,
Ашагач битен юа.
Әбиемнең йомгакларын
Ул «тычкан» диеп куа.
Менә шундый безнең Амур,
Үзе шаян һәм матур!
Ялтырый ике күзе,
«Мияу-мияу» бар сүзе!