Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җамалетдин ага, якташым

Җамалетдин ага, якташым

(якташым Җамал Вәлидигә багышлана)

Җамалетдин ага, якташым!

Горурланып сиңа дәшәмен.

Укытучы һәм дә галим булып,

Гасыр башларында яшьнәдең!

 

Иж – Бубида белем чарладың,

Оренбурда хезмәт башладың.

Галимлегең җәйде колачын:

Гыйлем чәчеп милләт ашладың.

 

Укытучы, галим, остаз ул!

Шул булдымы “халык дошманы”?!

Йөрәк әрнеп куя, җан сыкрап…

Кем ышанган, ә мин ышанмыйм…

 

Үзең өчен олы бәхет булган:

Туган җиргә кайтып үлгәнсең.

Тапсыз исемеңне җиргә салып,

Гыйлем орлыкларын күмгәнсең.

 

Җамалетдин ага, якташым!

Горурланып бүген дәшәмен.

Укытучы, остаз, галим булып,

Минем хәтеремдә яшәрсең!!!

Алиш мәңге яшь

1.Алиш абый дип дәшәбез ,

   Еллар , чорлар узса да .

   Күңелләрдә син һаман яшь ,

   Йөрәкләр гел тузса да .

2.Мәрхәмәтле елмаясың

   Бәйрәмнәрдә , рәсемдә .

   Өлкән итеп ясый алмый

   Сине оста рәссам да .

3.Әкиятләрең тәэсирендә

   Чишмә башы ярала .

   “ Затлы койрыклар ” шикелле

   Китапларың яңара .

4.Искесе дә,  яңасы да

   Тузан җыймый киштәдә .

   Компьютерлы , ноутбуклы

   Яңа заман килсә дә.

5.Җәлилчеләр ялкынында

   Чыныкты күпме буын .

   Саектырмабыз беркайчан

   Илһам чишмәсе суын .

(Апас урта мәктәбенең 9нчы А сыйныфы укучысы Мөхәммәтҗанова Ләйсән)

 

 

Мухаметзянова Ляйсан Ильдусовна
Страна: Россия