Җамалетдин ага, якташым!
Горурланып сиңа дәшәмен.
Укытучы һәм дә галим булып,
Гасыр башларында яшьнәдең!
Иж – Бубида белем чарладың,
Оренбурда хезмәт башладың.
Галимлегең җәйде колачын:
Гыйлем чәчеп милләт ашладың.
Укытучы, галим, остаз ул!
Шул булдымы “халык дошманы”?!
Йөрәк әрнеп куя, җан сыкрап…
Кем ышанган, ә мин ышанмыйм…
Үзең өчен олы бәхет булган:
Туган җиргә кайтып үлгәнсең.
Тапсыз исемеңне җиргә салып,
Гыйлем орлыкларын күмгәнсең.
Җамалетдин ага, якташым!
Горурланып бүген дәшәмен.
Укытучы, остаз, галим булып,
Минем хәтеремдә яшәрсең!!!