1. Ел фасылы алмашынган саен
Табигать тә яңа кием кия.
Үзенең төрле буяулары белән
Туган якка алтын көз килә.
2. Бу мизгелдә аеруча матур
Бөтен урман, болын үзгәрә.
Агачларның яфраклары коелып
Келәм булып җиргә түшәлә.
3. Басуларда гөрли кыр эшләре
Арыш суга, бодай җилгәрә.
Тиздән инде күктә тезелешеп
Кошлар китәр җылы җирләргә.
4. Яңгырлар да бик еш ява хәзер
Күктә болытларның өеме.
Бераз гына моңсу да ул вакыт
Алтын көзнең шушы мизгеле.