Принято заявок
1365

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Алмагач

Алмагач

Язлар җиткәч чәчәк ата

Ел да минем алмагач.

Көзләр җиткәч уңыш бирә

Юмарт та соң бу агач!

Ап-ак яулык асларында

Кар көртедәй алмагач.

Тирә-якка ямь өстәде

Яз җитүгә бу агач.

Шау чәчәкле алмагачым,

Якын дустым, сердәшчем.

Беркайчан да кире какмый,

Иң акыллы киңәшчем.

Һәр көн киләм яннарына

Уртак минем серләрем.

Шигырь сөйлим, җырлыймын да,

Таныш аңа көйләрем.

Агачымны якын итеп

Көн дә кочам яратып.

Көйләремне көйлим аңа

Сагышымны таратып.

Тыныч кына тыңлап тора

Якын дустым алмагач.

Минем тормыш китабымны

Язып бара бу агач.

Салмак кына шаулап куя

Кушылып әңгәмәгә.

Иңнәремнән кочып куя

«Бергә»- диеп мәңгегә!

Талгын җилдә акрын гына

Ак чәчәкләр сибелә.

Бакчабызның бу почмагы

Ак юрганга төренә.

Ак чәчәкләр,ак бәхетләр

Бүләк итче,алмагач!

Сиңа киләм, серем чишәм.

Бүтәннәргә сөйли алмагач.

Закирзянов Данияр Динарович
Страна: Россия
Город: Казань