Алабугам
Алсу Гарифуллина (фәнни җитәкче- Әхмәтшина А.Ф.)
1. Алабугам -туган җирем,
Чал тарихлы, ак шәһәр.
Өзгәләнеп, сагынып кайтам,
Еракларга китсәм, әгәр.
2. Табигатең гаҗәп ямьле,
Бай синең урманнарың,
Тирә-якта җәйрәп ята,
Мул уңышлы кырларың.
3. Илебездә дан тотасың,
Бөек шәхесләрең белән,
Шишкин, Дурова, Цветаеваны
Белмәгәннәр бармы икән?
4. Нурлы йөзле кешеләрең
Каршы ала һәркемне.
Гөрләп тора бәйрәмнәрең,
Таң калдырып, тирә-юньне.
5. Җитештерү өлкәсендә
Син, алгы урыннарда.
Колач җәеп, үз итәсең
Чит ил кунакларын да.
6. Көннән –көн яшәрәсең,
И гүзәл, Алабугам !
Синнән башка бер җирдә дә,
Бәхетле була алмам.