XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Актүш белән Сания

Минем Актүш исемле этем бар. Ул әле бик кечкенә. Аның бездә яши башлаганына 1 ай гына. Без аны әти белән күрше авылдан барып алдык. Актүшне алып кайтырга 1-2 атна кала ишегалдына чыксам, өеп куйган такталар астында утырган песи баласын күреп алдым. Әнисе табылганчы ашатыйм инде, бик кызганыч, бигрәк бәләкәй бит дип уйладым да сөт җылытып чыктым. Песи баласы бик тиз кулга ияләште. Мин аңа Соня дип кушамат тактым. Әмма әти белән әни татарча булсын дигәч, Саниягә әйләндердем. Безнең карт песигә иптәш булды. Алар икесе дә сарайда яшиләр. Сания карт песинең койрыгы белән уйный. Зур мәче, өлкән кешеләр кебек, уйнарга яратмый икән, койрыгын гына селкетә. Ә менә Актүш кайткач, Саниягә уйнарга иптәш булды. Алар берничә көн дуслаша алмадылар әле. Икесенә бергә ашарга биргәч, йокларга бергә яткач, чын дусларга әйләнделәр. Мин аларның тәгәри- тәгәри уйнауларын көн саен көлә-көлә карыйм. Сания хәрәкәтчән, җитезрәк, ә Актүш көчлерәк.

Әти Актүшкә оя ясады да , аны зур читлек эченә урнаштырды. Кич җиткәч ике дус шунда кереп яталар. Миңа ишек ябасы гына кала.

Актүш белән Санияне иптәшләрем, сыйныфташларым да ярата. Эт белән песи баласының бер савыттан ашавына алар да гаҗәпләнде. Тик барысы да хайваннар бәләкәй чакта гына дус була, ди. Мин ышанмыйм. Кечкенә чактан башланган дуслык зур үскәч тә калырга тиеш.

Яшәп карыйк әле, күрербез.

7.09.2023

Язды: Яшел Үзән районы Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче класс укучысы Кабиров Нияз Фәнис улы

Кабиров Нияз Фанисович
Страна: Россия
Город: Молвино