Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
АКТӘПИ

 

 

 

 

 

 

 

 

АКТӘПИ

 

 

Проза на татарском языке

 

 

Возраст: 13 лет.

 

 

Авыл башыннан уза торган олы юлда салынган тимер култыксалы купер янында, тузанлы уләннәр арасында, кемдер машинасы белән бәрдереп киткән эт ята. Аның күзләрендә бетмәс-төкәнмәс сагыш, күңелендә рәнҗү, хәтта имгәнгән гәүдәсенең, сынган сөякләренең сызлавы да улкадәр көчле түгелдер. “Кешеләр, ник мине мондый язмышка дучар иттегез, Ходай тәгалә яраткач, бу дөньяда минем дә үз урыным, җыяр ризыгым булырга тиештер бит. Нигә сез шундый рәхимсез?” – дип бөтен җиһанга кычкырыр иде, булдыра алмый шул. Ул бары тик гади эт кенә. Шулай да рәнҗеш тулы күңелендә бер өмет бар: бәлкем, хуҗасы кайтып җитәр, бәлкем, кире йортыма алып кайтыр…

Шаян көчек иде Актәпи. Туганы Актырнак белән шаярышып, уйнап, җылы ояда әнисен имеп үсте ул. Уйнап аргач, тамак туйгач, әниләренең җылы корсагына аркаларын терәп, йоклап китәләр иде.

Әмма көннәрдән беркөнне, аны туганыннан, әнисеннән аерып күрше урамга алып киттеләр. Бик ямансу булды Актәпигә ул көннәрдә. Бигрәк тә җилле, караңгы төннәрдә куркып, калтыранып чыга иде. Яңа хуҗасы аны бик яратты. Аның белән уйнады. Үзе белән ияртеп яланга, малайлар уйнаган җиргә алып чыкты. Оясы да бик уңайлы, җылы иде. Акрынлап Актәпи яңа тормышына күнекте, ишек алдында үзен хуҗа итеп сизә башлады. Җәйге җылы көннәрдә оясыннан башын гына чыгарып тавыкларны, каз бәбкәләрен күзәтте. Көтүдән сыер кайткач хуҗабикәнең җылы сөт эчерәсен көтеп тору да җанына рәхәтлек бирә иде. Шулай көн арты көннәр узды, берничә кат карлар явып, җылы җәйләр салкын көзләр белән чиратлашты. Актәпи дә инде шаян көчек түгел. Уртача гәүдәле, җитез, көчле эткә әйләнде. Бөтен күңеле белән хуҗаларына тугрылыклы хезмәт итте. Яшь хуҗа ул арада үсеп җитте дә, каядыр читкә китте. Бик сирәк кенә кайткан чакларында да эте белән элеккечә уйнамый, шулай да кайчакта башыннын сыйпап иркәли. Актәпигә исә күп кирәкми, ул шуңа да канәгать.

Соңгы араларда хуҗабикә бик күңелсезләнде, эт күңеле ниндидер куркыныч нәрсә булачагын сизде. Әмма хуҗабикәнең каты авыруга дучар булганын, тиздән якты дөнья белән хушлашасын эт аңламый иде шул.

Хуҗабикә вафат булгач, олы хуҗа тагын да кырыслана төште. Актәпи аннан элек тә шүрли иде, хәзер инде бигрәк. Хуҗаның зур-зур атлап ишек алдында йөрүен күрүгә, эт оясына кереп поса. Тын да чыгармый тыныч кына шунда ята торган булып китте.

Ә беркөнне исә хуҗа оя янына килеп аны чакырып чыгарды. Муенчагын ычкындырып, Актәпине кутәреп машинасының арткы утыргычына утыртты да, шап итеп ишекне япты. Актәпинең күңеле ниндидер хәвеф сизсә дә, йомшак утыргычта изрәп, рәхәт бер халәттә барды ул. Озак бардылар. Менә шушы купер янында хуҗа машинасын туктатты да, Актәпине күтәреп алып тимер култыкса буена утыртып куйды. Эт аны-моны уйлап өлгергәнче, хуҗа машинасы кузгалып китеп, күздән югалды.

Кинәт Актәпигә бик куркыныч булып китте. Йөрәге сызып-сызып авыртып куйды. Тирә-як бөтенләй таныш түгел. Әмма күңеле белән хуҗа озакламас, кайтып җитәр, мине дә үзе белән алып китәр дип өметләнде.

Кич җитте. Өзелеп ашыйсы килде. Тик шушы урыннан китәргә ярамый! Юкса хуҗа тапмый китәр. Актәпи, кадаклангандай, бер урында утыра бирде. Узгынчы машиналарны күзәтте. Алар арасынннан таныш хуҗа машинасын эзләде.

Икенче көнне ачлык үзенекен итте. Актәпи тиз генә якындагы бакча артларында, чүплектә эзләнеп азмы-күпме ризык табып килде. Бу хәл гадәтигә әйләнде.

Көн арты көннәр узды, тик хуҗа гына күренмәде. Ә Актәпи өмет өзми аны көтте дә көтте…

Ачлы-туклы тормыш узнекен итте. Эт ябыкты, ямьсезләнде. Ялтырап торган йоннары тоныкланды, күзләре төссезләнде. Әмма бөтен барлыгы белән бернәрсәне аңлый иде: хуҗа калдырып киткән җирдән китәргә ярамый!

Озакламый Актәпи әни булды: якындагы таллыкка кереп дүрт көчек тапты. Алар дөньяга килгәч, хәлләр тагын да мөшкелләнде. Иртә таңнан Актәпи ризык эзләп авыл ягына юл ала. Нарасыйларын устерергә сөт кирәк бит.

Шундый көннәрнең берсендә, ачлыктан элеккеге җитезлеген югалткан Актәпине юл аша чыкканда машина бәрдерде. Бөтен дөньясына рәнҗеш тулы күзләрен таллык ягына төбәп, Актәпи башын уңайлырак итеп күпер тимеренә терәде. Салкын… Үлем алды тоныклыгы сарган күзләреннән яшь шарчыклары тәгәри иде.  Ач сабыйлары күпме көтсәләр дә әни эт алар янына кайтып җитә алмады.

Берничә көннән, елга буйларын урап кайтыйм әле дип кузгалган аучы  Фазылҗан бабай таллык буенда бер көчек күреп алды. Карап торышка бик сөйкемле, моңсу карашлы кечкенә ак тәпиле көчек иде ул. Карт аны кулларына алды. “Рәхмәт төшкере, бер тәпиең ак икән, Актәпи булырсың инде. Миңа бер иптәш кирәк иде, менә дигән булышчы булырсың уземә”, – дип, ачлыктан һәм куркудан калтыранган эт баласын карт куенына тыкты. Аннары ашыга-кабалана узенең йорты ягына юл салды.

Ирексездән, күңелдә шундый теләк туа: нәни Актәпи дә әнисенең язмышын кабатламасын иде, кешеләр!

 

Газизова Сюмбель Ленаровна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 17.08.2001
Место учебы: ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Актаныш
Город: Район Актаныш