Безнең урам уртасында бик матур, күләме белән зур булмаган күл бар. Аны 1911нче елда казый башлаганнар.Ул күл инде бик борынгы күл. Безнең эти — бабаларыбыз шушы күлдә балык тотып,су коенып, атларны крендырып үскәнәр.
Күлебезнең тирә — ягын матур,нык таллар каплап алган. Хәзерге вакытта күлебездә балыклар юк. Алай да күлебез тулы бака безнең. Яңгыр явасы булса бакаларның бакылдавыннан колаклар ярылырдай булып китә. Шулай да бакалар безнең күлдә бик кызык затлар.Табигатҗ уянгач, чирәмнәр чыга башлагач бакалар күл тутырып кечкенә бакалар яралар. Бу вакытта күл буеннан барган да күзең гел шул бака малайларында.
Кыш җитүгә күлебез көзгедәй шома,ялтыравыклы боз белән каплана. Кайчагында шул күлдән керәсе дә килми.Яз көне күлдәге бозлар эри бары тик зәңгәр тостәге су гына кала. Җәй җитүгә күлдәге су әзәя, яңгыр яумаса ярты суы кибеп бөтә.Көз көне күл бик күңелсез. Көчле җил вакытында күлдәге дулкыннар үзләре нәрсәдер сөйләшәләр кебек тоела.Безгә бу күл бик ошый, бигрәк тә анда каз — үрдәкләр йөзгәндә. Быел безнең эти — эниләребез авылны уртасында күлебез кибеп китмәсен өчен чистартылар балыклар алып җибәрделәр, бигрәктә ямленеп китте күлебез. Һаманда авыл җаннанып торсын. Мин бит авыл баласы мин дә бик яратам узебезнең акбай күлен…..