Ак кәгазьгә төшмәгән хыяллар
Дөньяда сәер кешеләр адым саен очрамаса да, кайвакыточрап куя. Андый
кешеләрне урамда очратырмын, димә. Әйе, тышкы кыяфәтебелән кеше күзен җәлеп итүчеләрне хәзерге заманда очратуыкыен түгел, ишекне ачып урамга гына чык, я тәрәзәгә күзсирпеп ал.
Ә менә күңел, уй, күзаллау, хыял галәмнәре башкакешенекеннән аерылып торучы кешеләрне “сәер кешеләр” дипәйтәсе килә. Чөнки без бер төрле генә калыпка салынгантормыш сукмагыннан баручы көндәлек ыгы-зыгыда кайнаргаөйрәнгән, шул рәвешле яшәүдән яки калыпка салынган фикерйөртүдән әз генә читкә китсәк, тизрәк үз буразнабызга кереп,тыныч кына яшәүне дәвам итәргә телибез. Ә сәер кешеләрнеңбуразналары төрле була, алар буразналарның берсеннәникенчесенә, өченчесенә җиңел күчеп йөриләр. Сәет шул сәер кешеләрнең берсе иде.
Калай түбәне тишәрдәй булып коеп яуган яңгыр гүяСәетне урамга чакырды. Үтәкүренмәле тамчылардан торганкөзге яңгыр тирә-юньгә салкынча саф һава таратты. Кешелектирән итеп, киң итеп алган сулыштан рәхәтлек хисенә чумды,бу һаваны кабат-кабат сулыйсы килде.
Сәет, башын күтәреп, күктән төшкән ягыр тамчыларынозак итеп күзәтте, кисеп, әчеттереп күзгә керергә тырышкансалкын тамчылар керфек бөртекләре өстендә тирбәлепяңактан, борыннан тәгәрәп тоштеләр. Өскә кигән ак күлмәкяңгырда юешләнеп күк төсенә керде, ләкин Сәет өйгә керергәашыкмады, ул көзге яңгырдан җанына, күңеленә әйтепаңлатып булмый торган рәхәтлек алып озак итеп яңгырнурларында коенды, яңгырга иптәш булып сукмак буйлапатлады да, атлады…
Җиргә туздырып ташлаган сары яфраклар да юешләнгәч,тагы да ачылып, яктырып киткән төсле тоелды.
Яңгыр шып туктады, талгын җил исте. Озак вакыткирәкмәде дә, куе булып җиргә түшәлгән яфракларны көзгеҗил актарып киптерде, кешеләр узган саен аяк адымнарыарасында хәрәкәтләнеп, алар үз җырларын җырлый кебектоелды.
Ачык тәрәзәдән ишетелеп торган бу җырны тыңлап, Сәетак тукымага төшергән рәсеменең соңгы күренешләрен ясапбетерде. Телефон шылтырады.
— Сәет, син әзерме? — диде телефонда ягымлыхатын-кыз тавышы. — Әйе, апа, мин әзер, — диде Сәет.
— Афәрин, Сәет, бу юлы да җиңү синең кулыңда булырдип ышанам, — диде ягымлы тавыш.
— Рәхмәт, апа, мин дә нәкъ шулай уйлыйм, — дипҗөпләп куйды Сәет укытучы апасының фикерен.
Трубканы куйгач, Роза ханым эш бүлмәсенә юнәлде.Бүлмәнең күп өлешен китап киштәләре каплап тора иде, ә беряк стена буш, ләкин аңа бер картина эленгән. Якын килепныклап карасаң да, артка таба китеп карасаң да, ул картинадабер рәсем дә таба алмыйсың, ләкин ул бәһасез картиналаррәтеннән санала иде Роза ханым өчен…
Өенең матурлыгына туры килеп торган, ак якалы, вакзәңгәрсу чәчкәле күлмәк кигән, чәчен эшкә баргандагы кебекитеп өеп куйган мөлаем укытучы апа шул картина каршындаторган креслога барып утырды. Күзләре ак рамага алынган аккәгазьдә нидер эзләде, әзрәктән ирен очларына елмаю кунды,уйлары аны моннан биш ел элек буган вакыйга алып кайтыпкитте.
Башлангыч сыйныфта рәсем дәресе бара.
Роза ханым балалар каршына өстәлгә кызыл чашка куя, аккәгазьләр тарата һәм ясарга куша. Балалар, чын күңелдәнбирелеп, рәсем ясый башлыйлар. Класста тынлык һәм кәгазьдәйөргән карандаш тавышлары гына ишетелә. Шулай байтаквакыт узгач, Сәет торып басып укытучы апасына сорау бирә:
-Апа, кызыл чашканы ясамасаң ярыймы?
-Ярый, ә нәрсә ясамакчы буласың, Сәет? — ди укытучы.
-Апа, беркайчан да күрмәгән әйбер ясасам ярыймы? — дипсорый Сәет.
-Ярый, ясап кара, Сәет, безгә дә бик кызык бу, — диукытучы. — Ә нәрсә ул син беркайчан да күрмәгән әйбер?
-Безнең якта үсми торган агачлар, — ди Сәет.
-Ярар, Сәет, яса, — ди укытучы тыныч кына тавыш белән.
Сәеткә бермәлгә шаккатып баккан класс тагын эшкәкерешә, кәгазьдә йөргән карандаш тавышлары гүя җырҗырлый төсле.
Вакыт бара…
Укытучы үз өстәлендә яткан китапларны актара,журналны тутыра, дәфтәрләрне тикшерә.
Янәдән Сәет торып баса да, мондый сорау бирә:
— Апа, беркемнең дә беркайчан да күрмәгәнәйберен ясасам ярыймы? — Ярый, Сәет, нәрсә соңул?
— Безнең якка кайтмый торган матур кош!
2
— Яхшы, Сәет, яса, безгә дә бик кызык бу, — диукытучы ягымлы итеп елмаеп. Класс тагын башын иеп,кызыл чашка рәсемен ясап бетерергә керешә.
Дәрес тәмамланырга биш минут вакыт калганын хәбәр итеп,укытучы апа эшләрне тапшырырга куша. Кызлар, малайларрәсемнәрен берәм-берәм укытучы апа өстәленә китерепкуялар. Сәет тә китереп куя, тик ак кәгазьдә бер рәсем дәбулмый.Шул мизгелләрне исенә төшергән укытучы тәрәзә янынакилеп, чиксез офыкларга карап, Сәет күзалдына китергән,ясарга хыялланган, безнең якта үсми торган агачларны, безнеңякка кайтмый торган кошларны күзалдына китерә, гүя күңелкүзләре генә күрә торган рәсемне елмаю, шатлык катышхисләре белән ясый һәм Сәетнең күңел байлыгына соклана.Хәзер инде үсеп егет булган Сәетнең уңышларының нигезешул ак кәгазьгә төшергә өлгермәгән, ләкин хыялында туган,күңел буяулары белән ясаган рәсемнәр икәнен укытучы шулвакытта ук белгән, гүя сизенгән.Безнең якта үсми торган, ләкин кайдадыр еракта, серлетабигать кочагында үсә торган агач, безнең якларга кайтмыйторган, ләкин кеше аягы басмаган табигать кочагында очаторган, ак канат очлары, томшыгы зәңгәрсу кош Сәетнеңкүзалдыннан китмәде, агач та, кош та матур иде, җиргәсыгылып тошкән, күкләргә үрелгән ботаклардагы ямь-яшеляфраклар арасыннан күренеп-күренеп китүче алсу чәчәкләргәкунып сайраган серле кошны әле Сәетнең һаман күргәне юк.
Ләкин хыяллар хыялларда чынга аша…