Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ак хыялда

Ак хыялда…
Бөтерелеп ябалак кар ява,
Тирә-якны күмеп аклыкка.
Әйтерсең лә җирне генә түгел,
Күңелләрне төрә сафлыкка.
Йөгереп чыгып ишек алларына,
Адашасым килә буранда.
Ак дөньяны ак хыялга төреп
Кереп барам кышкы урманга.
Иңнәренә ап-ак шәлен япкан
Каен кызы мине сәламли.
Зарыгып көткән якын дусты кебек,
Көлемсерәп гүя: “Сәлам!” – ди.
Ап-ак дөнья, нинди сихри тынлык.
Адашасы килә урманда.
Дөньялыкны акка чорнап алган,
Урмандагы карлы буранда.

Гайнутдинова Регина Рунаровна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны