Һәрбер чирнең серен белә алар,
Һәрберсенә дәва табалар.
Якты чырай белән елмайсалар,
Төзәлгән күк була яралар.
Синең карашыңнан аңлый алар
Хәлең ничек-ничек икәнен,
Алар өчен олы шатлык була
Синең кабат терелеп җиткәнең.