Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Ак әби»

      Менә тагын авызына китергән тәлинкәсеннән чәен эчә алмады,  күзләреннән кайнар  яшьләре тәгәрәде,  радиодан “Истә,  һаман да истә”  дип,  йөрәкләрне әрнетеп,  Илһам Шакиров җыр сузды.

Истә, ничек кенә истә…  Онытыламы соң ул еллар?Кайгы бер- бер артлы килеп кенә торды хатын җикәсенә.

     Заһирәнең балачагы сугыш елларына туры килде.Сугыш башлану белән ике абыйсы сугышка киткәч,  әнисе белән авылга күченеп кайттылар. Заһирә  бик чибәр,уңган кыз булып җитеште.Авылның батыр егетенә кияүгә чыгып, матур гаилә корадылар.Ләкин кайгы монда да сагалады аларны, килен булып төшүенә ике ай булмады,  Бөек Ватан сугышы башланды.Заһир үзенең әти буласын да белмичә, хушлашып, сугышка киттте.Ике арада аз булса да хатлар йөрде.Кара мөһерле хат озак көттермәде.Авыр кичерде бу хәбәрне Заһирә.Нишлисең, сиңа гына килгән кайгы түгел, бөтен ил кайгысы, ничек тә түзәргә кирәк,түзәргә.

      Кайда гына эшләмәде бу елларда Заһирә:окоп та казыды,урагын да урды…..

Менә аңа да шатлык килде: улы туды.Ул бит хәзер әни ,нарасыен аякка бастырырга ,аның өчен яшәргә кирәк.Заһирә кайнанасы һәм кайнесе белән 7 ел яшәде .Бер тапкыр да сүзгә килмәделәр.Әни белән  кыз кебек яшәделәр.Кайнесе өйләнгәч,  Заһирә улы белән йорт салып  чыктылар.

      Ялгыз тормыш алып бару бик авыр ,ләкин ул зарланмады, иренә тугры булып калды.

Көннәр үтте, Заһирәнең улы буйга җитте.Армиядә хезмәт итеп кайткач,башлы –күзле дә булып куйды.Үрнәк гаилә: берсе алдынгы тракторчы,икенчесе- алдынгы сыер савучы иде.Бер –бер артлы 5 бала да туды.Заһирә шатланып туя алмады.

Менә көннәрдән бер көнне, аяз көнне яшен суккандай , улының үлүен ишетте(бу вакытта ул кунакта иде). “Нигә мине сыныйсың,картлык көнемдә таянырлык кешесез калдырдың”дип, үкси-үкси ,җирне тырный –тырный елаганы әле дә исендә.Үзендә тагын  көч тапты Заһирә.

      Балаң баласы балдан татлы шул,  оныкларын ташламады,  аякка бастырды, кеше итте.

Менә оныклар да, үсеп, кайсы кая китеп беттеләр.Үзе янында өлкән оныгы калды.Заһирә20 ел аларгабулышып яшәде.

              Заһирә авыл халкы өчен дә кадерле булды.Олысы да,кечесе дә аннан киңәш сорап килде,шатлыклары ,кайгылары булса да,авырсалар да килделәр аның янына.Коръән ашлары аннан  башка узмады.

   96 яшенә чаклы яшәде ул.Авыл халкы аны һаман да хөрмәтләп искә ала.Онытырлык түгел бу Ак әбине.                                                 

Закиров Ранэль Айратович
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 01.01.2007
Страна: Россия