Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Аю баласы Тәмлетамак

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Тәмлетамак исемле бер аю баласы. Ул бик шук, шаян булган, үзенең көчле булуы белән мактанырга да яраткан. Тик иң яратканы бал икән. Бер дә әнисе сыйлаганга гына риза түгел, ди. Беркөнне кулына савыт тоткан да бал эзләргә чыгып киткән бу. Җырлый-җырлый бара икән урман буйлап, бик матур аланга килеп чыккан. Бал кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып савытларына бал җыялар икән. Тәмлетамак аларның савытлары тулганны көтеп торган да артларыннан йөгергән. Зур агач куышында яшиләр икән алар.

Тәмлетамак, батыраеп, агачка үрмәләгән. Бер кулына савытын тотып, икенче кулы белән куышка кулын тыккан. Шулвакыт, авыртуга түзә алмыйча, кычкырып та җибәргән. Бал корты аның кулын шулкадәр нык тешләгән, ди, Тәмлетамак агач башыннан ничек егылып төшкәнен дә сизми калган. Шуннан, буш савытын селкеп, кайтыр юлга чыккан. Елый-елый кайтып барганда, каршысына тиен кызы Җирәнкәй очраган.

— Ни булды, нигә елыйсың, Тәмлетамак? — дигән тиен кызы.

— Бал алырга диеп, агач куышына менгән идем, бал корты тешләде, — дип еламсыраган Тәмлетамак.

— Елама, әйдә, мин сиңа ярдәм итәм, — дип, Җирәнкәй Тәмлетамакны юаткан.

Менә алар бал кортлары яшәгән куыш янына килгәннәр. Тиен кызы, савытны алып, җитез генә агач башына менеп тә киткән. Күз ачып йомганчы бал тулы савытны алып та төшкән. Тәмлетамакның күзе дүрт булган.

— Ничек сине бал кортлары чакмады, тиз арада ничек савытны тутыра алдың? — дигән, гаҗәпләнеп.

— И дустым, мин бит бик күп тылсымлы сүзләр беләм. Миңа ягымлылык ярдәм итте. Мин аларга хәерле көн теләдем дә; «Әй эшчән бал кортлары, минем дустым Тәмлетамакка бал бирә алмассызмы икән?» — диеп сорадым. Алар тиз генә савытны тутырып та бирделәр. Менә шулай, дускаем, ягымлы һәм тәмле телле булсаң, уңышка ирешерсең! — дигән Җирәнкәй.

Аю баласы Тәмлетамак шунда үз хатасын аңлаган, киләчәктә һәрвакыт ягымлы, тәмле телле, тыңлаучан булырга сүз биргән, ди.

Газизова Алина
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия