Айратның бүген күңеле тыныч түгел иде. Таңнан торып, бар эшләрен бетерергә тырышты. Әти- әнисенә карышмады.Эшләр беткәч, тыныч кына каенлыкка юл алды.
Бу авылга кайтканнан бирле шушы каенлык арасында куышлы уйнадылар, сыер сакладылар. Кечкенә төлке балаларын, кыр үрдәкләрен, уйнап очкан күбәләкләрне каен артына посып күзәттеләр. Кечкенә төлке балаларының энкәләре янында бөтерелеп уйнауларын карап,уйлары белән әнисен күзалдына китерә иде. Аларны әниләре ташламаган булса, аларда бәлкем башка тормышта яшәрләр, үз әниләренең җылысын тоярлар иде. Булмады шул.
Үз-үзен белгәннән бирле балалар йортында сеңлесе белән тәрбияләнделәр. Ул бит күзалдына да китерә алмый иде, аның тагын өч бертуганы булганын. Милана исемле сеңлесен генә белә иде. Каян белгәнен үзе дә хәтерләми инде.Ярый бу гаилә икесен алып кайтты, тик кечкенә сеңлебезне аларга да бирмәгәннәр. Мин башта бу әнидән сорый идем:” Милана кайда ?”-дип. Әни бездән бер яшермәде алынган балалар булуыбызны. Безгә:” Олеся белән Кириллны алганда Милана шунда иде әле. Аның барлыгын безгә әйтмәделәр. Кечкенәләр тора торган йортка Казанга баргач, идән юучы әйтмәсә , без белми дә идек. Тик мин сорагач, аны байлар ала диделәр “,-ди. Әни списоктан карап Милананын 13 октябрьдә 2013 елда туганын белгән. Кайда икән ул сеңлем?
Уйларым еракларга алып кереп китә мине шулай. Хәзер миңа 16, мин олы юлга аяк атлыйм. Бүген укырга чыгып китәм. Әллә шуңа күңел тыныч түгел инде. Өйрәнелгән тормышны калдырып каядыр бары, башыма сыймый. Һәркөнне бер әйләнеп кайта торган каеннарым, матур итеп сайрый торган кошларым кала. Сез әйтерсез, каян август аенда матур сайраучы кош? Белмисез сез, күңелеңә якын туган якта чыпчык чиркылдавы да моңлы булып колакларда яңгырый шул.