Айга күчтәнәч.
(Фантастик хикәя).
Ямьле май аеның гадәти бер киче иде. Мин, эшләремне бетереп, йокларга җыендым. Күңелдә ниндидер рәхәтлек: тиздән укулар бетә, мине күңелле каникуллар көтә! Бакчамда үсеп утырган ланышлардан хуш ис бөркелә, күктә тулган ай балкый, йолдызлар җемелдәшә. Ачык тәрәзәдән башымны тыгып, шулар белән хисләнеп алдым да, юрганымны бөркәнеп, йокы ләззәтенә чумдым. Ничек рәхәт!
Күпме йоклаганмындыр, белмим, йөземә яктылык төшкәннән уянып киттем. Әйтерсең лә кемдер, йөземә фонарь белән яктыртып, мине татлы йокымнан уятырга тели иде. Сак кына юрганымны читкә алып куйдым. Ачык калган тәрәзәдән кергән төнге җиләс җил пәрдәләрне җилфердәтә. Бүлмәмдә булган бар җиһаз ниндидер озын шәүләләр хасил итеп, куркыныч бер күренеш барлыкка китерә иде. Мин, ябарга дип, тәрәзәгә якынрак килдем һәм гаҗәеп бер хәл күрдем. Ай… .Ул искиткеч зур һәм коточкыч якты иде. Тәрәзә төбендә үсеп утырган тамчылы гөлнең һәр чәчәк таҗы ачык күренә, әйтерсең күктә ай түгел, ә кояш балкый иде. Мин бу күренештән әсәренеп калдым, гипнозлаган шикелле айга карап тора башладым. Шулвакыт, айдан ниндидер якты нур җәелә башлады һәм юл ясап, туп- туры минем бүлмәм караган чәчәк бакчасына төшә башлады. Бу ни хәл? Айдан әлеге нур юлы буйлап ниндидер җан иясе төшеп килә иде. Мине курку басты, йөрәгем күкрәгемнән чыгып китәр дәрәҗәдә көчле тибә иде. Нишләргә? Качаргамы? Әтине уятыргамы? Бәлки ул айда яшәүче фәнгә билгеле булмаган җан ияседер? Әллә фотоаппаратны алып, фотога төшерергәме? Башымны мең төрле фикер бораулады, тик үзем гәүдәмне дә кыймылдата алмадым. Ул арада айдан төшүче инде җиргә якынайган иде, мин аның гадәти булмаган озын кулларының селкенеп торуына игътибар иттем. Абау, бигрәк куркыныч җан иясе…
Әтине уятырга кирәк, нәрсә булмас. Тукайча әйтсәк, “Күктә ни булмас дисең, очсыз- кырыйсыз күк бит ул”. Тик кызыксыну куркуны җиңде. Тәрәзә пәрдәсе артына качып, мин әлеге серле объектны күзәтә башладым.
Гаҗәп, айдан төшеп килүче…кыз иде. Әйе, гап-гади кыз, нәкъ җир кызы. Буе да минем чама булыр, минем яшьтәдер әле үзе. Тик аның көянтә- чиләк асып, айдан төшеп килүе генә сәер иде. Тукта, Айдагы Зөһрә кыз түгелме соң бу? Әйе, нәкъ үзе. Озын кара чәчләрен толымлап үргән, очларына чулпыларын да таккан, нурлы йөзле. Мин сихерләнгән кебек, аның нур юлыннан төшеп, минем бакчага аяк басуын карап тордым. Ул, көянтә- чиләкләрен җиргә куеп, берникадәр вакыт бакчаны күздән кичерде. Аннары аның күзе ачык тәрәзәгә төште һәм безнең карашлар очрашты… . Берничә сенунд тынлык. Мин сүз башларга кыймадым. Ә нәрсә әйтергә? “-Исәнме, Ай кызы”-, дияргәме? “-Җирдә нишләп адашып йөрисең син?”- дияргәме? Сүзне Зөһрә үзе башлады.
-Исәнме, Чулпан!-диде ул тыныч матур тавыш белән.- Курыкма, мин һич тә сине куркытырга теләмәгән идем. Минем максатым бүтән.
Аның тавышы искиткеч назлы һәм сихерли торган иде. Әйтерсең, минем белән кыз түгел, ә бакчамдагы кыңгырау гөлләрем сөйләшә. Зөһрә, акрын гына үзенең Айдагы тормышын, туганнарын сагынуын сөйләде. Җирне юксынуы аның йөзенә чыккан иде.
— Әйе, Җирне бик сагынам, анда үскән гөлләрне, аларның хуш исен юксынам,-диде ул. – Җиргә килүемнең дә максаты шул: Айны матурлыйсым, аңа җан өрәсем килә. Ай тулганда, мин Җирдән күземне алмыйм. Аллы- гөлле чәчәкләргә тулып утырган бакчаларны күзлим.
— Чулпан, -диде ул, бераз сүзсез торгач.-Мин синең чәчәк бакчаңа гашыйк. Бу матур чәчәкләр- синең хезмәт җимешең. Синең йөгерә- йөгерә су сибүеңне, бакчаңны каравыңны мин Айдан сокланып күзәттем. Миңа үз бакчаңда үскән гөлләрнең үсентеләрен бирә алмассыңмы?
Менә нидә икән бит хикмәт! Ай кызы Зөһрә матурлык эзләп төшкән икән бит Җиргә. Мин бик рәхәтләнеп ярдәм итәчәкмен аңа! Тиз генә тәрәзәдән сикереп чыктым да, Зөһрәне ияртеп чәчәк бакчасына кердем. Анда үскән лалә, сөмбел, миләүшә, ландышларымның һәркайсыннын өлеш алып, Ай кызының чиләгенә тутыра бардым. Чиләк бик тиз тулды. Зөһрәнең шатлыгы йөзенә чыккан иде. Ул көянтәсен иңенә асты һәм, рәхмәт әйтеп, Айдан төшкән нурга менәргә дип җыенды. Шулчак күзем ачык тәрәзәдән күренеп торган тамчы гөлгә төште. Тукта, бер ботагын Зөһрәгә бүләк итим әле, мондый матурлык Айда да артык булмас. Чәчәк таҗы бөреләнеп килгән бер ботакны сындырдым да Зөһрәгә суздым. Кыз энҗе тешләрен күрсәтеп елмайды, сүзсез генә баш кагып, рәхмәтен белдерде. Айдан төшкән якты нур кызны акрын гына үзенә алды һәм югарыга алып менеп китте.
Мин әле генә булган күренештән исемә килә алмыйча бераз басып тордым. Күз алдыма аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утырган Ай килде. Урыныма яткач та, бик озак йокыга китә алмый яттым, Зөһрә турында уйландым.
Мин уянганда кояш шактый күтәрелгән иде инде. Бүген ял көне, мәктәпкә барасы юк дип уйлап та бетермәдем, аңымны “Зөһрә” дигән фикер ярып үтте. Айдан төшкән якты нур, көянтә- чиләкләр, чәчәк үсентеләре, сихри тавыш белән сөйләшүче Ай кызы… . Болар барысы да төш кенә булдымы? Әдәбият дәресендә үги анасы җәберләгән Зөһрә кыз турында укыган идек, бик кызганган идем аны. Әни дә “Бөтен әйберне йөрәгеңә якын аласың”, ди. Шул төшкә кергән инде.
Тынычланып, тәрәзә пәрдәләрен ачып җибәрдем. Кояш нуры керсен әле бүлмәмә. Шулчак күзем тәрәзә төбендә чәчәккә күмелеп утырган тамчы гөлгә төште-чәчәк бөресе ачылып килгән бер ботак …юк иде.